Accessibility links

Петербур форумында Татарстан белән Башкортостан да катнаша


Форум эшендә Русиядән һәм дөняның 60-тан артык иленнән 6 меңләп делегат катнаша. Татарстан төркемен республика президенты Миңтимер Шәймиев җитәкли. Форум кысаларында ачылган инновацияләр күргәзмәсендә Татнефть, Камаз ширкәтләре, Алабуга икътисади төбәге үзенең казанышларын күрсәтә.

Күргәзмәнең Башкортостанга бүленгән өлешендә Абзаково ял үзәге һәм Уфа-City иҗтимагый-эшлекле үзәкнең макетлары урнаштырылган.

Килгән хәбәрләргә караганда, форум барышында Чечнәдә сәләмәтлек саклау, Калмыкстанда энергетика, Карачай-Черкес республикасында туризмны үстерүгә караган берничә зур килешү имзаланган.

Русиянең Аерофлот ширкәте Американың Boeing компаниясе белән урта зурлыкатгы 22 Dreamliner очкычы сатып алу турында килешүгә ирешкән.
XS
SM
MD
LG