Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Путин тәкъдименә кискен каршы чыкты


Тәһран – Русия президенты Владимир Путинның Азәрбайҗан радарын Кушма Штатлар белән бергәләп куллану тәкъдименә, Иран парламенты бүген кискен каршылык белдерде. Парламент рәисе Казим Җалалли, Иран беркемгә дә янамый, ләкин дөнья күәтләре арасындагы бәхәсләрдә дә үзен "корал" итеп куллануга юл куймаячак, дип белдерде.

Вашингтон, Европада ракета калканы төзү ниятен, Иран кебек илләрнең ихтимал һөҗүменә каршы дип аңлата. Русия исә, аны үзенә каршы булачак, дип саный.

Чехия һәм Польшада яңа корылмалар төзегәнче, Мәскәү Вашингтонга Азәрбайҗандагы Габала радарын кулланырга тәкъдим итте, ә Европа калканы турында сөйләшүләрне туктатырга чакырды.

Бүген Чехия Мәскәүнең бу өндәвен кире какты. Чехия премьер-министры урынбасары Александр Вондра, әгәр Мәскәү бу мәсьәләдә Вашингтон белән сөйләшергә тели икән, аңа моны берүк вакытта Прага белән дә эшләргә бер кемдә кома чауламый, диде.

Фикер белешүләргә караганда, Чехия халкының 2/3-се радар урнаштыру планына каршы чыга.
XS
SM
MD
LG