Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курт Вальдхайм вафат булды


Вена – 88 яшендә Австриянең элекке президенты Курт Вальдхайм вафат булды. Икенче дөнья сугышы вакытында нацилар ягында булуы турында җанҗаллы хәбәрләргә карамастан, ул 1986 елда президент булып сайланган иде.

1972 елдан алып 1982 елга кадәр Вальдхайм Берләшкән Милләтләр оешмасының генераль секретаре булып торды.
XS
SM
MD
LG