Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казахстан парламенты вакытыннан элек яңа парламент сайлаулары үткәрергә чакыра


Казах парламентының түбән пулаты әгъзалары президент Нурсолтан Назарбаевка түбән пулатны таратуны сорап мөрәҗәгать итте. Назарбаевка юллаган белдерүдә пулаттагы 77 депутатның 50-ләбе бу карар илдәге сәяси заманчалаштыруны тизләтәчәк ди. Май аенда парламент конституциягә ике пулатта да әгъзалар санын үзгәртү турында үзгәрешләр керткән иде. Чираттагы парламент сайлавлары исә 2009 елда гына булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG