Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе Тара районындагы картлар йорты янды


21 июньнең төнендә Омски өлкәсенең Тара районың Екатериновка авылындагы картлар йортында янгын чыкты. Анда 311 кеше яши иде. Янгын 0 сәг.30 минутта бинаның 3-нче катында башлана. Сигналлар системасы аша янгын турында хәбәр тиз арада ссүндерүчеләргә барып җитә һәм алар 5 минуттан килеп җитәләр. Янгын сүндерүдә 8 машина катнаша, сәгать ярым эчендә янгын тулысынча сүндерелә. Янгын чыгу турында билгеле булуга анда эшләүчеләр дә өлкәннәрне коткару эшенә керешәләр һәм күпчелеген бинадан урамга чыгарырга өлгерәләр. Әмма, кызганыч, янгын чыккан катта яшәүчеләрнең кайберләре төтенгә тончыгып, аңңарын югалталар. Нәтиҗәдә, 10 кеше янып үлә, 7 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнеп, хастаханәгә эләгә, аларның 4-се авыр хэлдә. Хәзерге вакытта картлар йортының 1-2 нче катларында яшәүчеләр яңадан үз бүлмәләренә кайтарылганнар, 3-нче катта яшәгәннәре Тара шәһәренң психоневрологтия диспансерына урнаштырылганнар. Янгын чыгуның сәбәбе әлегә төгәл ачыкланмаган, әмма тәмәке тартудан булырга тиеш дигән фарызлар бар. Сания Мирхалеева, Омски.
XS
SM
MD
LG