Accessibility links

Кайнар хәбәр

Aсрауга алты бала алган татар хатыны


Узган 24 июньдә Сахалин утравының башкаласы Южно-Сахалинскида сабан туе узды. Бу бәйрәмгә Невельск шәһәреннән «Туган тел» оешмасының активистлары Рәхилә һәм Наиль Курамшиннар үзләренең зур гаиләләре белән килгән иде. Курамшиннарның өлкән кызы Лилия ирдә инде, күптән түгел ир бала тапкан, ә Рәхилә белән Наильнең тагы алты баласы әле бер-берсеннән кечкенә.

Өлкән кыз белән тагы алты бала арасында шундый зур аерма барлыкка гаҗәпләнүгә Рәхилә соңгы алты баланың алынган бала икәнлеген әйтте һәм үзенең тарихын сөйләде.

– Мин Горьки ягыныкы, Сергач районы, село Кочко-Пожаркидан. Үземә быел менә 45 яшь тулды. 92 нче елда Сахалинга килдем, Невельск шәһәренә. Сестрам монда яшидер, кыз туганым. Монда килгәч эшләдем база рыболовпотребсоюз, помзавсклада булып. Аннан сокращение булгач, киттек пекарняга. Сестрам директор пекарня иде, пекарь булып эшләдем. Аннан соң инде, саулык булмады да, киттек, операцияга эләккән арты пекарняда эшләргә ярамады.

– Ә бу алты баланы алырга ничек уйладыгыз?

– Авыл ягына кайткан идек. Анда подругамның балаларын күрдем. Мин анда тикле үк белә идем аларны, авыр халь икәнен, әниләре эчә, бәрде балаларны. Детдомга алма келәделәр балаларны, Эмиль белән Ләйлә. Аннан сүләштек тә инде ирем белән, кыз туганым белән, Рәйсә апа белән сөйләштем дә, алырга балаларны. Төшеп алдык. Мин алар өстендә ике ел опекун идем, соңыннан постановление правительства цыкты да, приемный семья эшләдек. Стаж санала, зарплата түлиләр, балаларны асраган өчен акча бирәләр.

– Рәхилә, димәк, башта бу ике бала өчен сез опекун идегез, ә аннан аларны приемный гаиләгә күчердегез?

– Миңа атьтылар, штубы приемный семья оформлять итәр өчен, син бу ике оланны, кайсыларда мин опекун идем, ике айга детдомга бирергә тиешләр, диделәр. Ничек, мәтәм, можно, димен, сез, мәтәм, уйлыйсызмы, мин ул оланнарны нинди хальдан нинди кеше сыйфатына керттем мин аларны. Ул оланнар келәнеп йөрегәннәр авыл буенда, каберләр өстендә, кем бар үлекнең өстендә кулларына садака биргәнне көтеп торган адәмнәр алар. Әле миндә алар ике ел торып, миңа начальник гороно атьты ул сүзне: «Рәхилә, юк, сиңа отказали по приемной семье. Син для этого должна ике айга ике оланны да бирергә детдомга». Ну мин шындый кеше, мин ике-мике сүләп тормыйм, мин мэрияга да барам, анда да барам, монда да барам, мин үземнекен добиваюсь.

– Ә тагы дүрт бала сезгә ничек эләкте?

– Аннан соң әйтәбез, ярар, ике янында тагы да бер үсәр инде. Бер кыз алма келәдек без. Бардым мин детский домга, монда поселок Правдага, Холмский районныкына. Кызларны бактым да мин, Арина дигән кыз миңа күңелемә бик ошады. Качан мин аның документларын оформлять ителмә келәдем, миңа атьтылар, што анын сестрасы бар. Сестрасын аерыга ярамый диеп. Икесен дә аннан китердем, сеңелен, Ира. Алар Суровцевалар. Ул Ирабыз килгәц, оформлять иткәндә документларын, личный деласын укыганда белдем, што олан бу инвалид – бронхиальная астма атипичного течения, сложного... Бик авыр аның. Ә кире бирегә инде решать ителмәдек, потому што баланы жәлләдек. Вот өц кызыбыз булды, бер малай. Малаебыз кызлар янында скучно була башлады. Әйтәбез инде, давай тагы да бер малай барып алыйк. Барып малайга күрсәттек тә, әтәбез, үзеңә друг выбирай. Ул үзенә друг сайлап алды. Булды ике малаебыз, өц кызыбыз, бишәү булдылар. Малайның исеме Москалюк Коля.

– Аны каян алдыгыз?

– Тоже Правдадан. Минен бөтен балалар Правдадан. Аннан соң 2006 елда курсалар монда үтте, патронатных воспитательларныкы. Мин бардым анда, ул курсаларны үттем. Китерделәр безгә Правдадан оланнарны багарга. 14 олан китерделәр. Шында менә Наташаны сайлап алдым үземә. Ул кызның фамилиясы Колчина. Аның әнисе үлгән, әтиләре аларның берсенеке дә юктыр.

– Рәхилә, мондый мәшәкатьләр өстеңә алганга үкенмисеңме?

– Юк, үкенмимен. Беренце вакытта бик авыр иде, канишны, бик каты авыр иде – кеше оланына күнәргә кирәк. Аларның үзләренең каждыеның характеры, авыр иде. Ну хазер бар да якшы, потому што мин аларны перевоспитываю үземнең ладыма. Штобы алар чистоплотный булсыннар, аккуратный булсыннар, үзләренең артыннан бөтенесен эшләсеннәр – ашадың, савытыңны юа бел. Ул минем өчен эш тегел, ул зур булгац, штобы аларга бармак төртеп атьмасыннар – менә син, детдомнан килеп, приемный семьяда асралдың, сиңа монда нечего делать, син безнең обществаныкы тегел, диеп. Сез бит үзегез беләсез инде ничек ул оланнарга относятся - детдомнан бер якшы кеше дә цыкканы юк беркачан да. Була ул, мужыт, зурая баргач кая булса эләгәләр дә якшыракка, ә в основном детдом оланнары бер нәрсәгә өйрәтелмәгән, яраксызлар да. Үкенү, ну нәстә үкенәсен? Олан бит ул аеп тегел, аның аналары шындый көндә булганда. Невельски белән Холмский районында мин беренце приемный семья оформлять итүце. Патронатный воспитательларның курсыларын үткәндә миңа бер хатын әйтә: «Вот, Ряхиля Каюмовна, син асрыйсың кеше оланнары. Ать син миңа, сүәсенме син ул оланнарны?» Әгәр мин атьсам, цын йөрәктән мин ул оланнарны сүәм диеп, ул дөрес булмас. Сүәр өцен минем үземнең оланым бар. Мин үземнең оланымны сүәм, мин аның өцен җанымны-тәнемне бирәцәк кеше. Ну бу оланнарны мин үз сүвүем белән сүәм. Кемнәрдер алалар воспитаниега баланы, берсәк акцасын алып торалар да, аннан кире бирәләр. Алай ярамый эшләргә, беркайвакытта да ярамый, аларның бит күңелләре бар. Алар бит, оланнар, аеп тегел, аларның аналары белән аталары шындый булганга. Үзегез беләсез, хазер тормыш ницек. Мин, Невельскида бик күп дусларым, беләм. Мин аларны бөтенесен готовить итәм приемный семьяга. Мин аларга атям, алыгыз олан берне. Вот син инде 50 өстендә хатын, да вит? Невельскида эш юктыр бездә, ал син ул баланы. Кеше әтә, минем сырхавым бар, халем юк, давлением, йөрәгем. Әле барсының да йөрәге дә авырта, давлениесы да бар. Ну мин анарга атямын, выт ал бер оланны син, акцасы да булыр. Мин беркемнән дә скрывать итмәдем, што мин материально заинтересована была. Бер балага каядыр 13 мең.

– Аена, да?

– Аена, да.

– Ул нәрсә белән, акчалата эле...?

– Акцалата, юк, акцалата. Аның 10 меңе минем ирем белән зарплатам ул. Ун меңнән әлдә 13 процент алына налог. Хазерге вакытка дүрт мең дә тугыз йөз дә сигзән эле сигез йөз дә тугзан тәңкә на содержание ребенка диелә. Шуның өцен мин бөтенесенә әйтәм, ал, Алла саулык бирер үзеңә кеше оланы караган өцен дә диеп. Ул кеше оланы, ну ницек? Мин менә бүген балаларны китердем монда, оланнарны, мин шул көннән бирле «мама». Минем оланнырымны никто бер качан да не обидит, мин этого никогда не позволю. Што минем үземнең кызым, што алар – каждый оланның урыны йөрәгемдә минеке үзенеке. Ну разумеется, үземнең оланым – ул минем үземнең оланым.

– Дусларың кайсы булса алдымы инде, вот шулай син аларны...?

– Алдылар, алдылар: Кутина Нина, мондагы, Козырь Наташа, хазер менә Минакова Лида белән Петя җыеналар кыз алырга. Аннан соң бер семья, балалары юктыр иде, алар бер кыз алдылар роддомнан, татар баласы алдылар алар, татарларда да вит бар шул андыйлар. Ул кыз инде алтынчы класста укый хазер. Тагы бер кыз алма келиләр.

– Рәхилә, бердән алты бала асрыйсын, монын өчен хезмәт хакы да аласын. Күрше-күлән ни әйтә?

– Бездә бит халык ницек? Вот, оланнар җыйган, акца алыр өчен. Мин аларга атям, акца кирәк сиңа да, миңа да. Ал син дә, сиңа да акца булыр. И син багарсын, выт, бер оланга 13 мең түләгәндә, җитәрме ул акца? Качан син детдомнан китерәсең оланны, өстенә кияргәсе юк, аягына кияргәсе юк, ә акца түләргә тотыналар аларга өц айдан соң гына. Хотя законда язган «в течение егерме көн эчендә» штоб документлар оформлять ителгән булсын. Бездә өц ай документ готовить итәләр.

– Рәхилә, бала алырга уйлаган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Олан алганда кеше каждые уйларга тиеш – нәстә син бирәләсенме ул оланга нидер, юкмыдыр? Да, ул оланны башыннан да сыйпарга кирәк. Сыйпап кына - ул башка утыра. Бераз күткә дә бирергә кирәк, урынына да утыртырга кирәк, өйрәтергә дә кирәк. Детдомнан, мин әйткәнчә инде, алар бер нәрсәгә өйрәнмичә киләләр. Каждый семьясының үзенең проблемасы бар, үзенең авырлыгы бар, җиңеллеге бар, но, бер бала алып асраганнан сиңа да сәвап булыр, диеп уйлыйм инде, миңа да сәвап булыр, диеп уйлыйм инде. Ну булмаса инде, Алла каршында нидер булыр. Минем оланнарым ашаганнар, эцкәннәр, матур киенгәннәр, бар да урыннарында. Мин үзем дә әлдә шундый боевой хатын, минем балаларымны обижать итәргә куркалар. Никогда беркем дә аларга атьмас, што алар детдомныкылар диеп.

– Рәхилә, сез үзегез Наиль белән ирле-хатын татарлар, ә алынган балларның дүртесе татар түгел. Бу мәсьәлә сездә ничек хәл ителә?

– Татар школлары ацылса иде, мин, канишны, бөтен оланнарны татар теленә укытыр идем. Минем оланнардан сорасагыз, «әни, әти, исәнмесез, сау бул» - беләләр алар. Все равно без аларны эрәтәбез – без үдә стараемся татарча сүләшергә. Менә кечкенә кыз, Колчина Наташа, ул атә, школда анкеталар тутырганнар. Икенце класста укыйлар алар. Суровцева Арина язган «Я, Суровцева Арина Наилевна» диеп. Наташа язган «Я, Курамшина Наиля Каюмовна» диеп. Учительница әтә: «Арина, откуда у тебя Наилевна отчество? У тебя Александровна. Переписывай». Она переписала, плакала. Ә Наташаны, кайсы язган «Мин Курамшина Наиля Каюмовна» диеп, анарга атьканнар: «Не так синен фамилияң, син Колчина Наташа». Ул әткән: «Нет, минен мамам да татар, папам да татар. Мине татарка тапты», дигән. «И минем атым Наилә Каюмовна. И точка, никаких переписов».

– Сездә үзегездә бар горурлык, сез татарлар булганга. Алар тоялар.

– Да, мин беркем каршысында да скрывать итмим мин үземнен татар икәнемне. Мин һәрвакыт атям, мин татар, и я горжусь тем, что мин татарка. Минем дусларым миңа беркачан упрекать иткәннәре юк, син татарка, син выт шындый, син мондый, диеп. Бездә беркачан да андый сүз булганы юк. Алар мине уважают за то, што я такая есть. Мин бик боевой катын. Если мин поставила үземә цель, мин үземнекен һәрвакыт эшлим.

– Рәхилә, сезне тыңлап кызыксынган кешеләр сездән киңәш алыр өчен ничек элемтәгә керә ала? Телефоныгыз нинди?

– 8-9241871366. Бу минем сотовый телефоным. Үдәге телефоным 8-42436-66144. Пожалыста, нинди сорауларыгыз булса, хыть кемгә ярдәм итәрмен Сахалинда торып та. Алыгыз балалар, алыгыз оланнар, хыть берне алыгыз, любой сорау белән миңа обращать ителегез, мин помогать итәрмен. Әгәр бик кайсы кешегә авыр булса, әйберләр дә җибәремен. Да, первый алуцыларга.

Бу Сахалин утравының Невельск каласында яшәүче, асрауга алты бала алган татар хатыны Рәхилә Курамшина иде.

Ирек Биккинин, Сахалин утравыннан

XS
SM
MD
LG