Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән НАТО диалогны дәвам итергә килеште


Мәскәү – Русия белән НАТО, берничә халыкара мәсәләдә каршылыклар булуга карамастан, ике арадагы сөйләшүләрне дәвам итергә җыена. Бу турыда Русия президенты Владимир Путин бүген Мәскәүдә НАТО генераль секретаре Яап де Хооп Схеффер белән булган очрашуда килешкән:

"Без каршылыктан хезмәттәшлек чорына күчтек. Әлбәттә, бу зур күләмле эш проблемсыз гына була алмый. Без Русия белән НАТО арасындагы даими диалог бар дөньяда иминлекне ныгыту өчен файдага булыр дип өметләнәбез" диде Русия президенты.

Схеффер Русияне НАТО белән тыгызрак хезмәттәшлек итергә, Американың Европадагы ракета калканына каршылыгын киметергә һәм БМОның Иминлек Шурасында Косово язмышы турындагы карарга каршы чыкмаска чакырды.

Схеффер Путин белән булган очрашуны ачык һәм коструктив, дип атады. Альянс җитәкчесе Мәскәүгә Русия-НАТО шурасы утырышында катнашу өчен килгән иде.
XS
SM
MD
LG