Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадта шартлау нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булган


Багдад – Бүген Багдадта бомба куелган машина шартлау нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булган, 40-ка якыны яраланган. Полиция белдерүенчә, шартлау шигыйләр яшәгән Бая бистәсендә булган.

Моннан тыш, Багдад үзәгендә ут ачу нәтиҗәсендә тагын ике кеше һәлак булган.

Багдадтан көньякка таба, Салман-Пак шәһәрендә, башлары киселгән 20 ир-атның җәсәдләре табылган. Алар Тигрис елгасына ташланган булган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG