Лондонда сыену хокукы алган Русия эшмәкәре Борис Березовскийга каршы мәхкамә тыңлаулары 12 июнгә күчерелде. Тыңлаулар бүген Мәскәү мәхкәмәсендә башланырга тиеш иде. Ләкин Березовскийның таләбе белән, аның Русиядәге адвокатлары бу эштә катнашудан баш тарткан.
Березовский Русиянең Аэрофлот ширкәтеннән миллионнарча доллар үзләштерүдә гаепләнә.
Эшкуар Русия хакимиятләре бу мәхкамә белән игътибарны Александр Литвиненконы агулап үтерү эшеннән читләштерергә маташа дип белдерә. Березовский Лондонда яшәгән үзенең якыны Литвиненконы Мәскәү Кремле агулап үтерткән дип тәкърарлый.