Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альбина Шаһиморатова Чайковский исемендәге бәйгедә җиңү яулады


Республика газеталары безнең җырчыбыз дип шау- шу килсә дә, Альбина Шаһиморатова әйтүенчә, ул хәзер Кушма Штатларда яшәгәнлектән, Казанда аңа бик сирәк булырга туры килә. Җәлил театрында да бик сирәк, елга бер иң күбендә ике тапкыр чыгыш ясыйм, ди ул. Альбина әйтүенчә, алга таба исә әти- әнисе янына кайтып, алар белән очрашу да аңа бик зур бәхет булачак. Чыгышлары алдан ук берничә елга язылып куелган. Альбина бер ел инде Америкада яши һәм ул “Хьюстон Гранд-Опера”ның да җырчысы булып исәпләнә. “Минем әти-әнием алар һәрвакыт шалтыраталар Америкага”. Һәрвакыт иҗатым белән танышып торалар, ди Альбина Шаһиморатова. Иҗат юлына килүдә ул әтсенә бик рәхмәтле. Әнвәр Шаһиморатов үзенең беренче һөнәри белеме буенча баянчы. Кечкенә кызына татар халык җырларын алар Ташкентта яшәгән вакытта ук өйрәтә башлый, музыка мәкәтбенә укырга керергә әзерли. 1994 нче елда Шаһиморатовлар Казанга күченә. Монда Альбина музыка училищесына укырга керә. Аннан Казан консерваториясендә Зилә Сөнгәтуллинада укый. Беренче нотасын ишетүгә үк, мин аңа зур өметләр багладым, ди Зилә Сөнгәтуллина.

Бу кызга җырларга кирәк, дип әйттем. Чөнки ул бала гына иде әтисе миңа китергән чакта. Алар бит Ташкенттан килгән татарлар. Чит төбәктән килгән татарларга булышу ниятеннән башланган эш ул. Аны башта татар теленә өйрәтик әле дип, аннан соң татар концертларында җырлатыйк әле дип. Тавышы үсә башлагач мин аңа арияләр дә бирә башлаган идем. Әтисенең бик теләге дә булмады. Менә татар җырлары гына җырласын дип. Аннан соң инде үзе күрде тавышының үсешен. Аннан соң адымлап ул менә шушы югарылыкка килеп җитте.

Татар җыры, Илһам Шакиров исемендәге бәйгеләрдә катнашты ул. Иң зур уңышы Сәйдәш исемендәге бәйгедә булды. Анда инде диапазоны да үскән иде. Сәйдәш бәйгесендә беренче урынны алгач, үзендә зур ышаныч тойды. Зур сәхнәгә классик җырчы буларак шуннан соң баса башлады ул. “Гөлйөзем” ариясе бит ул бик катлаулы ария. Өстәге “до” нотасын алырга кирәк. Менә шулай диапазоны “до” ноталарына кадәр барып җиткәч, әтисе Мәскәүгә барыйк, диде. Мәскәү консерваториясендә югары “до” нотасы булмаса якын да китермиләр. Аннан соң инде шул консерваториядә укып бетерде ул Писаренко классында. Миндә бер биш елдан артык укыды, ди Зилә Сөнгәтуллина. Альбинаның әнисе Рауза Шаһиморатова әйтүенчә, алар кызларын Мәскәү консерваториясендә укыту өчен банктан кредит алалар. Елына өч ярым мең доллар түлиләр. Мәскәү консерваториясендә укыган вакытта ук Альбина Станиславский һәм Немерович- Данченко исемендәге музыка театрында җырлый. Вердиның “Травиата”сында Виолеттаны, “Солтан патша әкияте”ндә Аккошны, “Алтын әтәч”тә Шемахан патшабикәсен башкара.

Әле яңа гына төгәлләнгән Чайковский исемендәге 13 нче Халыкара бәйгегә килгәндә исә, ул хатын-кызлар арасында җиңеп беренче бүләкне, алтын медаль һәм лауреат исеме алды.

Мин бик рәхмәтлемен беренче укытучым Зилә Сөнгәтуллинага. Бик рәхмәтлемен Ания Туишевага. Ул миңа “Бөдрә тал” дигән җыр бүләк итте. Мин аны Чайковский бәгесендә икенче турда җырладым. Залгы җыелган халык елады, ди Альбина Шаһиморатова. Аның әйтүенчә, бу җырны ул Казанның 1000 еллыгы вакытында илбашлар саммитында да башкарган, Кушма Штатларда да, Европада да җырлаган. Әмма беркайчан да бу Чайковский исемендәге бәйгедәге кебек кабул ителгәне булмаган. Акапелла тәмамлангач залга җыелган халык елый- елый, күз яшьләрен сөртә- сөртә кул чапты. Кул чабу гына дип әйтеп тә булмый, зал шундый көчле алкышларга күмелде, бәйге вакытында мондый хәл бүтән булмады, минем үземнең дә мондый алкышларны күргәнем юк иде, ди Альбина. Бу халыкара бәйге шартларына күрә, икенче турда һәркем дә бер халык җыры башкарырга тиеш булган. Белгечләр беренче тур вакытында ук Альбинага “искиткеч, иң югары дәрәҗәдәге сопрано, көчле техника”, дигән бәя куйган. Бу Халыкара бәйгедә Япония, Кытай, Төньяк һәм Көньяк Корея, Монголия, Франция, Кушма Штатлар һәм БДБ илләреннән җырчылар катнашкан. Бу бәйге җиңүчеләренә акчалата бүләкләр белән бергә Мстислав Растропович исемендәге грантлар да тапшырылган. Беренче бүләкне алучылара 40 мең доллар биргәннәр.

Чайковскийда алган алтыны Альбинның беренче медале түгел. 2004 нче елда Барселонада үткән Франсиска Виньяса исемендәге бәйгедә ул бронза ала. Аны 3 нче урыны белән Пласидо Доминго үзе тәбрикли. 2005 нче елда Чиләбедә Михаил Глинка исемендәге бәйгедә ул алтын медальгә лаек була.

Альбина Шаһиморатованың беренче укытучысы Зилә Сөнгәтуллина әйтүенчә, Казандагы опера һәм балет театры татар дәүләтенеке дип йөртелгәч, анда дәүләт дәрәҗәсендәге татар операсын һәм татар җырчыларын үстерүче махсус программа булырга тиеш. Әмма ул юк.

Татарлар дип күтәрә башласаң, әй татарлар дип көләләр. Имештер хәзер милләт юк. Хәзер безнең Европа сәнгате диләр. Хәзер күп кенә депутатлар да опера сәнгате кирәк микән ул татарга дип тә әйтә башладылар. Опера бит ул революциягә кадәр булган татарда. Балагыз туа икән сез бит әйтмисез, кирәкме бу бала, юкмы, дип. Туган икән аны үстерергә кирәк.

Инде әйтеп узганыбызча, бүгенгә Альбина Шәһиморатова Кушма Штатларда яши. Анда 3 еллык стажировкада. Бер елы узып та киткән. Казан белән булачак бу очрашуны ул түземсезлек белән көтә. 6 нчы июльдә ул бит Моцартның “Серле флейта”сында Төн патшабикәсен генә башкарачак. Ә хыялларына килгәндә исә, ул Җәлил театрында бик теләп “Травита”дан Виолеттаны да, “Шагыйрь мәхәббәте”ннән Зәйтүнәне дә җырлар иде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG