Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте “досуг”ны бетерәме әллә үз кулына аламы?


Шушы көннәрдә Казанның башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов башкаланы төзекләндерү буенча штаб утырышында урамнардагы “досуг” телефон номерларын юк итү мәсьәләсен күтәрде Башкаланың Чуйков, Мусин, Восстание урамнарыны “досуг” телефоннары белән бизәлгән диярсең. Хәзер инде Казан үзәгендәге Уңбулак кебек урамнарда да ешайды ул үтә күрелмәле саннар тезелмәсе. Аларның күбесе күңел ачу тәкъдим итә. Йорт, бина, коймага язылган ул номерларга шалтыратучылар түбәндәге сүзләрне ишетәчәк: - Кызларның сәгате мең сум, бер кешегә! Бу номерларга төрле милләт кешеләре яшеренеп үзләренең тәннәрен саталар. Татар кызлары да читтә калмаган. Фахишәлек Казанда шушы биналардагы телефон номерларыннан җәелә, тарала икән. Хәзер инде интернет буенча үзләрен сатучылар да байтак дип сөйли вертуаль дөньяда утыручылар. Без аралашкан Марат интернеттан бер ханым белән сөйләшкән, ханым үзенең тәнен сәгатенә 1000 сумга бирмәкче булган, чөнки ире эчә, ике бала, җәйгә балаларны ял лагерына җибәрергә акча кирәк булган. Бина, коймалардагы телефон номерларына килгәндә, бу кәрәзле элемтәне тиешсез максатларда куллану дип атала. Әлеге проблема белән шәһәр хакимияте көрәшүен дәвам итә, аларга ярдәмгә башка оешмалар да килә. Коймалардагы телефон номерларын буяу белән каплыйлар, кәгазьләрен кыралар. Аннан соң акчалы кешегә кычкырып торучы телефон номеры алу берни түгел икән. Югалганына озак та үтми яңалары барлыкка килә. Шуңа хәзер, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов Казанны төзекләндерү буенча узган җыелышта “досуг” номерларын өзәбез дип белдерә. Бу эшләрнең барсыда канунлы рәвештә башкарылачак, бинага, коймага “досуг” дип саннар тезү үзе үк “эләмтәң бетте” дигәнне аңлатачак. Монда элемтәчеләрнең үзләрен дә эшкә җиккәннәр. “Татэнком Т” ширкәтенең башлыгы урынбасары Кольцов эфәнде утырышта нинди очракта телефонны өзәргә мөмкин икәнне аңлаткан. Әлбәттә телефоннарны өзү тиз генә башкарылмыячак, милиция, шәһәр хакимияте белән берлектә көн саен, кабатланучы, яңарып баручы “досуг” номерларын күзәтү астына ала. Шуннан инде элемтә турындагы федераль канунга нигезләнеп диварлардагы номерларны сөйләшмәслек итәчәкләр. Казан хакимиятендәгеләрне тыңлаганнан соң, транспорт йөрүне кулга алган кебек, урамдагы “досуг”ны да үзгәртергә теләүләре сизелә ди бу хәбәрне ишеткән каләм ияләре. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG