Accessibility links

Грузиядә Русия хәрбие мәете табылды


Грузиянең Зугдид районында Русия тынычлык саклау гаскәре хәрбие Александр Горшковның мәетен табып алганнар. Фаразларга караганда, ул үз-үзенә кул салган. “Рустави 2” телевидениесе хәбәрләренә караганда, бу хәрби үз-үзенә кул салыр алдыннан язган хатында, бергә хезмәт итүчеләрнең мыскыллавына түзә алмавын белдергән. Бу хакта тикшерү эшләре башланган.
XS
SM
MD
LG