Accessibility links

Чыңгызхан һәм Евразия империясенең игълан ителүенә 800 ел тулуга багышланган халыкара конференция үтә


Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Фәннәр Академиясенең тарих институтында Бөек татар иленең сабаклары һәм Евразия киләчәге турында халыкара фәнни – гамәли конференция узды. Чыңгызхан һәм Евразия империясенең игълан ителүенә 800 ел тулуга багышланган конференцияне Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге, атом төш коралына каршы торучы татарстан җәмгыяте, Мәрҗәне исемендәге тарих институты оештырды. Оештырылу тәртибе һәм темасы буенча бу конференция башкаларыннан аерылып тора, чөнки милли оешма булган татар иҗтимагый үзәге академик институт белән фәнни форум үткәрү гадәткә кермәгән. Евразия һәм татар дәүләтләре мохитендә Чыңгызхан исемен һәм аның эшчәнлеген тикшерү җәмәгатьчелектә кызыксыну уятты. Призидиум өстәлендә Юныс Камалетдинов, Рафаэль Мөхәмәтдинов, Альбер Гарәпов утырды. Залда берничә дистә галим һәм милли хәрәкәт активистлары Чынгызхан һәм татар тарихи турындагы докладларны дикькат белән тыңлады.

Тарих фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов татар халыкы тарихын тикшергәндә Монгол дәүләте, Чынгызлар нәселе хакимияте кебек мөһим мәсьәләрдә ваз кичү яки хакыйкатьне чикләтү турында сөйләде.

Чынгызханны үзене итүче бер монголлар гына түгел, казаклар, уйгылар һәм башка төрки халыклар бар. Марсель Әхмәтҗанов Чыңгызханның кыяфәте, нәселе турында тәфсилләп болай диде:

Чыңгызхан җирән кыяфәтле, яшел күзле, ике метр буйлы була. Ә монгол кешеләренең күзләре кара булырга тиеш була. Аны яртылаш татар, яртылаш монгол диләр. Әмма бу мөһим түгел. Ул дөньяның бөек шәхесе.”

Конференциядә катнашучыларга Бөек татар иленең Евразия империясе төзелүдә Чингызханның эшчәнлегенең әһәмияте, Евразиядә демографик, энергетик, рухи кризислар, халыклар һәм милли дәүләтләр, халыкара оешмаларның карарлары турында программа таратылды.

Бу конференциядә яңгыраган тагын бер чыгышка игътибар итәсе килә. Америкада яшәүче милләттәшебез, Винсконсин университеты профессоры, шушы көннәрдә Татар хуманитар- педагогия университетының шәрәфле докторы итеп игълан ителгән Юлай Шамиль огълы Чыңгызхан һәм Алтын урта тарихы турында сөйләде. Әйтергә кирәк, шушы көннәрдә Казанда узган Алтаистика мәсьәләренә багышланган конгресста Юлай әфәнде инглиз телендә татар халыкы тарихы турында чыгыш ясады. Монда исә аңа русча сөйләргә туры килде. Чөнки залда утыручылар арасында рус, мари, монгол, чуаш вәкилләре дә бар иде.

Юлай Шамиль огълы борынгы ханнарның сайланып куелуы, кирәк булган очракта куылып та җибәрелүе турында сөйләде. Алтын Урда чорында Чынгызлар империясе һәм Алтын Урда дәүләтенең административ, идарә итү системасындагы уртаклыкларга тукталды.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG