Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан 450 еллык юбилеена әзерләнә


Башкортстан үзенең чираттагы юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек эшләрен киң җәелдерә. Мәгълүм булуынча, Башкортстан үзенең Рус дәүләтенә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Хәер, бу юбилей кысаларындагы кайбер чаралар оештырыла да башлады инде. Ә төп тантаналар октябрь башында Уфада үтәчәк. Шул юбилей көннәрендә Уфада Русия Дәүләт Шурасының киңәйтелгән утырышы да үтәчәк. Анда ил Президенты Путин һәм илнең 85 төбәге җитәкчеләре килер дип көтелә. Дәүләт Шурасы утырышының илдәге миграция мәсьәләләренә багышланачагы да мәгълүм инде.

Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев Уфада журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды һәм 450 еллык юбилейның төп чараларына әзерлек барышы белән таныштырды.



Башкортстаның Рус дәүләтенә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләренә федераль үзәктән һәм Башкортстан ягыннан җәмгысе 66 миллиард сум акча тотынылачак, дип хәбәр ителгән иде. Әмма Мәскәүдән вәгъдә ителгән акчаларның байтак өлеше һаман да күренми. Шуның аркасында Уфада башланган кайбер зур төзелешләр алдан уйланганча ук тормышка ашмаячак. Шулай да Башкортстан җитәкчеләре бу юбилейны бар илне шаккаттырырлык итеп, бик киң колачлы бәйрәм итмәкче. Казанның 1000 еллыгы тантаналарыннан бер дә ким булмаячак, дип белдерергә ярата алар.













XS
SM
MD
LG