Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан авыл хуҗалыгы ни хәлдә?


Башкортстандагы киң билгеле фермер һәм рәсми җитәкчелекнең хаталарын фаш итүче оппозиция вәкиле Хәсән Идиятуллин Уфада журналистлар белән очрашу оештырды. Башкортстандагы авыл хуҗалыгының бүгенге торышы, хәле хакында күп кенә мәгълүматлар бирде ул. Хәсән Идиятуллин фикеренчә, Башкортстанның рәсми хакимиятләре республикада авыл хуҗалыгы тотрыклы үсә дип халыкны алдыйлар. “Игенчелектә дә, малчылыкта да авыл хуҗалыгы тармагы көрчеккә терәлде, - ди Хәсән әфәнде. – Республикада колхозларны таратуга юл куймадык, дип мактанырга яратсалар да, күмәк хуҗалыкларның күпчелеге чын-чынлап яшәми дә, ә җан гына асрый. Республикада ел саен һәр гектардан 25 әр центнер уртача уңыш алынды дип әйтүләре дә ялган. Чөнки чын дөресе, 8-9 центнер гына уңыш алына. Иген аз булу сәбәпле, хәзер күп җирдә элеваторлар да ябылып бетте. Игенне һәм онны чит төбәкләрдән ташыйлар хәзер Башкортстанга”.

Башкортстандагы киң билгеле фермер, Иглин районында 500 дән артык баш ат малы тотучы, чабыш атлары белән төрле бәйгеләрдә зур җиңүләргә ирешүче, башка төрле маллар асраучы Хәсән Идиятуллин республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хәлләрнең шәптән булмавын төрле җыеннарда да әйтә килә. Бу хәл, әлбәттә инде, республика җитәкчелегенә ошап бетми. Шуның аркасында үзе дә күп кенә кыенлыкларга дучар була Хәсән Идиятуллин. Шулай да чирен яшергән – үлгән, дигән фикердән чыгып, республикадагы хәлләргә хакимиятләрнең дә, халыкның да игътибарын җәлеп итәргә тырыша ул.

Фәнис Фәтхи, Уфа

XS
SM
MD
LG