Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Саимә Морзаханова оста сөлге чигүче дә


Самар өлкәсендә тотрыклы, хәлле, динле, урта мәктәпле авылларның берсе – ул Похвистнево районына кергән Гали авылы. Бу авыл халкы арасыннан нинди генә даһилар чыкмаган да, бүген дә күренекле шәхесләр белән авыл горурланып яши. “Азатлык” радиосы дулкынында Гали авылында көн күреп ятучы шагыйрә Саимә Морзаханова турында сөйләгән идек инде. Саимә ханымның әле тагын бер сәләте бар – ул күз нурын алырдай сөлгеләр чигә һәм аның сөлгеләрен чират торып алалар. Бер сөлге икенчесенә охшамаган. Минем каршымда барлык болын чәчәкләрен төшергән сөлгеләр ята һәм табигатьтә булмаган үсентеләр, чәчәкләр җыелмасы, төсләр, чуклар дөньясы.

Әле генә узган авыл ярышында беренче урынны алдым. Кияүгә чыгучы кызлар килен бүләге итеп алалар. Баштагы мәлне сөлгеләрне 500- 600 сумга сата идем, хәзер инде алар меңәр сум. Сөлгеләремне шәһәрдән дә килеп алалар.

Саимә ханым, ә бер сөлгене күпме чигәсез?

Сөлгене тоташ утырып чикмисең бит инде. Яңгыр яуганда, кар- буран дулаганда сөлгегә утырам. Мин үзем бәйләргә, ямарга яратмыйм. Ә менә чигүсез тора алмыйм.

Чәчкәләрне кайдан табып бетерәсез?

Барысын да үзем ясыйм. Җиләкләр дә төшерәм.

Күпме сөлге чиктегез?

Егермеләп сөлге саттым. Сөлге чигәргә ирем үлгәч кенә утырдым бит әле.

Саимә ханым, Сез шигырьләр дә язасыз, сөлгеләр дә чигәсез. Бу ике хезмәт бер – берсе белән тоташканмы?

Бер - берсенә күчә.

XS
SM
MD
LG