Британиядәге тикшерүләр, күптән түгел генә Лондон һәм Глазго шәһәрләрендә террор һөҗүме ясарга тырышуда җаваплы булган төркемнең барлык кешеләрен дә ачыклаган.
Бу хакта телевидиедән чыгыш ясаган британ премьер-министры Гордон Браун игълан итте. Аның сүзләренә караганда, террорчылар мөмкин кадәр күбрәк корбан ясауны үзләренең максаты итеп куйган. Бу теракт эше буенча 8 кеше кулга алынган. Алар арасында Һиндстан һәм Якын көнчыгыш илләреннән чыккан 5 табиб бар. Тикшерүләр шулай ук Австралиядә дә бара. Анда, 2 июньдә кулга алынган табиб –һиндус, Британиядә эшләгән булган. Аның белән бергә эшләгән шулай ук Һиндстан ватандашы булган 5 табибтан сорау алганнар, ике хастаханәдә тентү ясалган, компьютердагы мәгълүмәтләр тартып алынган.