Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбәйҗан Таулы Карабахта булачак президент сайлауларына каршы


Азәрбәйҗан, 19 июльгә билгеләнгән, Таулы Карабах президенты сайлауларын канунсыз дип белдерде. Азәрбәйҗанның тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, сайлаулар, Карабахтан әрмән көчләрен чыгарганда гына мөмкин булачак, диелгән. Таулы Карабах, Азәрбәйҗан эчендәге Әрмән утравы, Азәрбәйҗаннан аерылып чыгуы хакында 1988 елда игълан иткән иде. Шушы хәлдән соң башланып киткән сугышта, 30 мең кеше һаләк булды. Европа Шурасы парламент мәҗлесе рәисе Рене Ван дер Линден, Кавказ арты илләрендәге сәфәре вакытында, Карабах низагын җайга салуның киләчәге турында "Соңгы ике ел эчендә бу мәсьәләдә алга китеш булмау, мине хафага салды. Мин оптимист түгел, Әрмәнстанда булганнан соң, бу мәсьәләгә оптимистларча карый алмыйм. Азәрбәйҗанга сәфәрем вакытында карап карарбыз. Ләкин, Карабах низагын җайга салу бу төбәк өчен дә, илнең киләчәге өчен дә бик мөһим" диде.
XS
SM
MD
LG