Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдованың элекке саклану министры иреккә чыгарылды


Кишиневта Молдованың элекке саклану министры Валерий Пасат сак астыннан азат ителгән. Мәхкәмә карарларын яңадан тикшерү пулаты, Молдова армиясенеке булган Миг-29 очкычларын яшерен рәвештә АКШка сатуда Валерий Пасатны гәепсез дип тапкан. “Ураган” системасын сатудадагы икенче гәепләнүе буенча Пасат ярлыкауга эләккән. 2006 елда Пасат 10 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Аның адвокатлары мәхкамәнең хөкем карарын ике тапкыр яңадан тикшерүгә биргән иделәр.
XS
SM
MD
LG