Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның Чишмә авылы Сабан туенда Татарстан кунаклары да катнашты


Күптән түгел Израильдә беренче Сабантуй узды. Шунысы үзенчәлекле, ул -табигатьтә түгел, ә ресторанда оештырылган. Хәзер гаҗәп - милли бәйрәм үткәрүнең төрле юнәлешләренә тап буласын. Мәсәлән якын көннәрдә Кытайда Сабантуй тау куышлыгында үткән. Анда Татарстаннан да вәкииләр барды.

Кытайның Чишмә авылы Сабантуенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, җырчы Фердинанд Сәлахов, баянчы Рөстәм Вәлиев, Фәрит Фәйзрахманов һәм Гөлназ Солтанова катнашканнар.

Чишмә татар авылы саналса да, анда яшәүче 3 мең кешенең 40 проценты гына милләттәшләребез икән. Калганнары уйгурлар, казахлар һәм кытайлар. Шуңадыр анда татар теле инде нәкъ шул телләр белән катнашып үзенчәлекле бер тел барлыкка килгән. Чишмә авылындагы милләттәшләребез Казан кунакларына сөенгеннәр. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Гөлназ Шәйхи:

Алар безгә әйттеләр, сезнең монда килүегезне Татарстан ягыннан, Русия Хөкүмәте ягыннан Кытайга караш дип атала һәм татарларга игътибар күбрәк бирелер иде

Сабантуйга исә 1,5 мең ярымлап кеше җыелган. Татарстаннан аермалы буларак бик сирәге генә машинда икән, халыкның күпчелеге атларда, велосипедларда килгән. Бәйрәм авыл эчендә узмаган. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Гөлназ Шәйхи:

Без барган Сабантуй Урумчи дигән шәһәрдән 360 чакрым ераклыкта Чишмә дигән авылда урнашкан, әле аннан да 60 чакрым ераклыктагы тау куышында – Тянь-Шянь эчендә узды.

Гөлназ Шәйхи белдерүенчә, Кытай - коммунистик республика булганлыктан, анда Сабантуйда халык беренче булып доклад тыңлаган. Казан кунаклары Татарстан Президенты, Татар конгрессы рәисенең котлауларын җиткергәннәр. Бәйрәм үзенчәлекләре турында Гөлназ Шәйхи:

Анда Сабантуй бездәгедәге кебек бөтен шарты китерелеп оештырылмый. Күбрәк җыр-биюгә игътибар итәләр. Көрәш юк, милли уеннар бар. Күбесе казахча, кытайча, уйгурча, татарча җырлап биеде.

Гөлназ Шәйхи белдерүенчә, анда безнең җырчыларны бик яратканнар. Чыгышларын алкошларга күмгәннәр.

Казан кунаклары тирмәдә дә яшәгәннәр. Кытайдагы авыллар тормышы турында Гөлназ Шәйхи:

Безнең Татарстан авыллары белән чагыштырып була торган түгел. Анда йортлар балчыктан эшләнгән. Бары мәктәп, хастаханә биналары гына ике катлы.

Казан кунаклары шулай ук татарлар күпләп яшәгән Урумчи шәһәрендә дә булганнар. Гомумән, Кытайда татар милләтеннән булган фән эшлеклеләре шактый икән. Синзянь округында сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Рәфкать Аббас, аның абыйсы Абдулла Аббас биология фәннәре докторы, депутат булып тора. Марат Чанышевның яңа гына Казанда китабы чыкы. Алар Кытайда танылганнар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белдерүенчә, тау куышлыгында яшәгән татарларның да һәрберсе Татарстанда турында мәгълүматлы икән. Аларның кайберләренең балалары Казан югары уку йортларында белем ала. Билгеле булганча, бүгенге көндә Татарстанда Кытайдан килеп 30 бала укый.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG