Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокукларны бердәм яклау Сембер түрәләрен дә йомшарта ала икән


Чардаклы районы Абдулла авылы урта мәктәбен 9 еллыкка калдыру омтылышлары һәм моңа әти-әниләрнең каршы торуы турында хәбәр иткән идек инде. Авыл халкы моңа дәррәү каршы чыгып, 247 имзалы хатны төрле инстанцияләргә юнәлткән. Авылдан уңай хәбәр килеп төште: “өстәгеләр” реструктуризация дигән нәрсәне 1 елга кичектерергә ризалашканнар. Шундый ук уңышка Иске Майна районы Иске Кызылсу әти-әниләре дә өлгәшкәннәр. Дөрес, монда район советына шушы авылдан депутат булып сайланган вәкил тырышлыгы да булган, диләр. Рәсәй дигән ил-дәүләтләрдә, бөтен нәрсәнең бер үк вертикаль таякка эленгәне шартларында – барысы да өстә генә хәл ителә. “Ватандашлар җәмгыяте төзү” турындагы сүзләр Илбашы Путин авызыннан ишетелгәләсә дә. Әлегә, бар нәрсә дә нәчәлләрдән торган шартларда, бары тик алар арасында да КЕШЕ дип аталырдәй шәхесләр булуын гына телисе кала. Ә андыйлар, ай-һай сирәк…

Өлкә Мәгариф департаментының Милли телләр буенча баш белгече Федосья Улендеева әйтүенчә, Чынлы районы башлыгы Ханәфи Рамазанов каты итеп әйткән: “Безнең районда бер генә мәктәп тә “реструктуразация” дигән нәрсәгә дучар ителмәячәк. Акча мәсьәләсе өстән чишелмәсә, район бюджетын кысып булса да. шуңа юнәлтербез, чөнки киләчәгебез – балаларда”.

Гомумән, күпчелеген чуаш тәшкил иткән Чынлы районы халкы өчен Вәли углы Ханәфи әфәнде алыштыргысыз җитәкче. Бер генә мисал. Теге “путч” дип аталган вакыйгалардан соң, ул райисполком рәисе вазифасын ташлап, туган авылына кайтып китә. Ә райсовет депутатлары, аның артыннан делегация җибәреп, таң атканчы кайтуын көтеп утырганнар. Шуннан соң халык аны үз итә. Хәтта Шаманов вакытындагы “йомыркада җөй эзләүче” чиксез тикшеренүләрне дә бергәләп ерып чыгалар.

“Оптимизация” дигән нәрсәгә кайтсак, саф татар районы Иске Кулаткыга ул кагылмый да кебек. Чөнки күрше авылларда шул ук татар бит, кайсына кушсаң да ярый. Бала татар булып кала, урысча укытсалар да. Шулай да бу район турында берничә сүз таләп ителә. Иске Атлаш авылы мәктәбе Русиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кертелгән һәм илбашы Путинның 1 миллионлык бүләгенә лаек булган. Грант, диләр инде, заманча. Мәктәп директоры Роза ханым Яфарова бу бүләкне укыту ысулларын тагын да камилләштерү максатында кулланачагын белдерә.

Район үзәгенең 2-санлы мәктәбенең биология һәм экология укытучысы, Русиянең Мактаулы мәгариф хезмәткәре Хәмдия Фәйзуллина быел да сынатмады: “Өлкәнең иң яхшы укытучысы” исеменә бәйгедә җиңүгә ирешкән ул.

Иске Кулаткыдагы бердән-бер Махсус белем бирү йорты – “Механик-технологик техникум” узган елда “100 иң яхшы махсус уку йорты” дигән Бөтенрусия конкурсында лауреат исеменә лаек булган иде. Төбәкара конкурста җиңүе аңа 40 миллион сумлык грант китергән.

Техникумның директоры Ринат Үмәрев, гомумән, танылган шәхес. Ул Русиянең атказанган укытучысы. Төбәкара бәйгедән соң, 2006-ел директоры” исеменә лаек булган. Ә күптән түгел генә, диссертация яклап, “Икътисади фәннәр кандидаты” исемен дә яулады.

Тагын бер күркәм хәбәр. “Чишмә” телевизион тапшыруынаң, 40 – 50 чакрымлы радиуста гына булса да, яңадан кайтуы ихтималы турында хәбәр иткән идек. 7-июльдә тамашачыга 20 минутлык тапшыру – өлкә сабантуеннан репортаж тәкъдим ителде. 10-июльдә – шул ук тапшыру кабатланды. Гәзитләрдә игълан ителгән программа буенча, киләсе шимбә көнне “2*2 – на Волге” каналында 16 сәгатьтә тагын “Чишмә” тапшыруы вәгъдә ителә. Хәерлегә булсын.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG