Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның иҗтимагый һәм дини оешмалары Русия теркәү кануннарын үтәргә ризамы?


Татарстанда тагын 4 иҗтимагый оешманы ябырга торалар. Алар буенча эш кәгазләре әлегә мәхкәмәдә ята. Русиянең Татарстангы теркәү пулаты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Абдрахманова бу оешмаларның исемнәрен атамады. Аларның ябылуының сәбәбен Гөлнара ханым менә нидә күрә.

Ул оешмалар берничә ел арасында, хисап тапшырмаган, ахрысы ул оешмалар инде үзләренең эшләрен туктатканнар, ләкин моны без мәхкәмә эше тәмамланганнан соң гына әйтә алачакбыз.

Теркәү пулатына карата мөнәсәбәтне бүген уңай дип тә, тискәре дип тә бәяләп булмый. Халык бу оешманы әлләни яратмый, бигрәк тә өер-өер документ җыеп берничә көн чиратта торуларын. Белгечләр дә теркәү, күзәтү, фәлән эшләрен әлләни кирәк дип тапмыйлар. Кайбер белгечләр, уены чыны белән бергә дигәндәй, әлеге оешманы хәтта 5 хакимият дип тә атый. Ник дигәндә, чөнки көннән-көн бу оешманың вәкаләте арта бара. Теркәү пулаты канаты астында бүген нинди эшләр башкарыла, Бу турыда Гөлнара Абдрахманова сөйли.

Теркәү пулаты 5 юнәлештә эш алып бара. Бу үзидарәле оешмалар артыннан күзәтү, ЗАГС, адвокат, нотариус контораларының эшен күзәтү, коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү, бакча җирләрен теркәү, моннан тыш, безнең идарәгә тагын бер юнәлеш өстәлергә тора – бу бәла казаларның заянын бәяли торган оешмаларны күзәтү эше дә. Шулай итеп теркәү пулатының вазыйфалары көннән-көн киңәя.

Бүгенге көндә Татрстанда 3000гә якын – иҗтимагый оешмалар, 21 сәяси фирка төбәк бүлекләре, 1300 тирәсе профсоюз, 1400гә якын дини оешмалар, һәм 3000ләп башка коммерцияле булмаган оешма эшләп килә. Былтыр теркәү буенча яңа закон кертелгәннән соң, әлеге оешмаларның 1800зе теркәлергә ризалык белдергән. Дини оешмаларның рәсми теркәлү турында Татарстан министрлар кабинетының дин эшләре шурасы рәисе урынбасары Венера Габделхаева менә ни диде.

2007 елның беренче гыйнварына гомуми дини оешмаларның саны түбәндәгечә исәпләнә. Барлыгы 1384 дини оешма теркәлгән. Алар арасында 1041 мөселман оешмалары, 237 проваславия оешмалары, 2 католиклар, 5 ягүдләр оешмасы, 1 будда дине оешмасы һәм башка решмалар бар. Алар арасында теркәлмәгән дини оешмалар да бар

Теркәлү дигәндә, иң авыры дини оешмаларга туры килә. Чөнки экстримистик, фәллән гамәлләр башкаралар дип ябып кына торалар. Бу өлкәсендә чит ил мәгълүмат чараларының вәкиллекләрен хәле дә ал да гөл түгел. Теркәүчеләр фикеренчә исә яңа канун бер дә катлаулы түгел, бары тик оешма җитәкчеләренең иренүләре генә, бу эшне катлауландыра.

Агымдагы елның февральаеннан 269 оешманы тикшердек, аларның 260 кануни нигездә эшләмиләр, күрәсез күпме хокук бозу очраклары. Һәрбер оешма үз эше буенча безгә хисап тапшырырга тиеш. Әйтергә кирәк, оешма җитәкчеләре моңа әлләни игътибар бирми, бүген комерцияле булмаган оешмаларның әле бары тик 17 %, дини оешмларның 40 %, ә иҗтимагый оешмаларның 7 % гына хисап тапшырган. Хисап тапшырмау шулай ук хокук бозу дип санала.

Шулай итеп Теркәү пулаты белән республиканың коммерцияле булмаган оешмалары арасында үзенчәлекле уен бара. Теркәүчеләр үзенең уен шартларын билгели, ә оешма җитәкчеләре әлегә бу шартларны үз итми. Бәлки киләчәктә хәл үзгәрер.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG