Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарасаттан Казанга гына кимендә миллиард сумлык зыян килгән


Казан шәһәре башкарма комитеты башлыгы Марат Заһидуллов әйтүенчә, мондый давылның башкала өстеннән узганы булмаган. Мисал өчен, кайбер саннарга гына килгәндә дә, күп фатирлы 230 дан артык йорт утсыз, мең ярым йорт кайнар сусыз калган булган. “Зыянга килгәндә исә, бу минем үз фикерем, шәхси торакларны, бюджеттагы оешмаларны да кертеп шәһәр икътисадына кимендә 1 миллиард сумлык зыян килде”,- диде Заһидуллов. Бик күп йортларның түбәләренә агач ауган, бик күп корылмаларның түбәләре очып киткән. Бу гарасат китергән зыян артуга таба гына баруын да ассызыклап үтте ул. Республика күләмендә исә, Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Рәфис Хәбибуллин зыянны хисапка алу дәвам итә, саннар арта, диде. 185 авыл, калага, йөздән артык социаль һәм торак коммунал корылмага зыян килгән. 3 чакырым озынлыкта газ үткәргеч, 100 чакырымнан артык электр чыбыгы сафтан чыккан булган. Әмма бу саннар да соңгысы булмаска мөмкин. “Мин сезгә бүген китергән саннар, мисал өчен 185 торак урын, 109 социаль һәм торак коммуналь корылмалар дигәч тә нокта куярга ярамый. Дүшәмбе кич исә күпкә ким саннар иде. Без вәзгыятне беләбез. Әмма алар артуга таба бара”,- диде Рәфис Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, алар дүшәмбе кич 59 авылга зыян килгән дигән мәгълүмәт алган. Ә сишәмбе сәгать иртәнге 10 да бу сан ишеткәнегезчә 185 кә җиткән. 200 ләп өйгә зыян килгән дип белдерелсә, бу сан өч меңгә якынлашып килә. Министр вазифаларын башкаручы әйтүенчә, Аксубай һәм Алексеевский районнарындагы авыллар бу мәтбугат очрашуы үткән вакытта да утсыз утыра иде.

Зыян күгәннәргә ярдәмгә килгәндә исә: “Оешмалар һәм ширкәтләр, канун нигезендә, нинди тармакка хөкүмәтнекенә, яисә шәхси булуына карамастан, килгән зыянны бетерү бурычы аларның үзләренә үк йөкләнәчәк”,- диде Хәбибуллин. Булдыра алмаган очракта алар Татарстан, яисә Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Агач авып түбәләре сытылган, яисә түбәсе тулысынча очып киткән өйләргә, төрле корылмаларга килгәндә исә, һәрберсенә аерым документ әзерләнергә тиеш. Бу документлар Русиянең Гадәттән тыш хәлләр, финанслар, икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыкларына җибәреләчәк. Иминиятләштерелгәннәр акча алу мәсьәләсен иминият ширкәтләре белән хәл итәчәк. Фәлән районга фәлән миллион сумлык зыян килде дип кенә, беркем дә миллионнарны бирмәячәк, дип белдерә министрлык вәкиле. Санарны исәпләү генә дә 3 айга кадәр сузылырга мөмкин.

Бу мәтбугат очрашуы вакытында рәсмиләр тарафыннан тагын шундый сүзләр дә яңгырады. Гарасат булган якшәмбе кичендә 01 телефонына шулкадәр күп шалтыратулар булган. “Метрода нидер булган, монда өйләреннән чыга алмыйлар, тагын нәрсәдер булган, кайдадыр машина өстенә агач төшкән. Һәркем дә бит бу дөньяда мин үзем генә өстенә агач төшкән машина эчендә утырам, дип уйлый. Сез нинди хәл булганны аңлыйсызмы? 28 метр тизлектәге җил Казанда беркайчан да булмаган”,- диде Гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы.

Кайберәүләр әйтүенчә, гарасатның килүе алдан фаразланган булса, якшәмбе көнне юлларда тилмереп торучылар да күпкә кимерәк, өстенә агач ауган машиналар азырак булыр иде. Бу яшенле яңгырлы давыл нәкъ халык авылдан һәм бакчалардан кайткан вакытта булды бит. Дүшәмбе, сишәмбе Казанда давыл туздырган шәһәрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнделәр. Пычкы тавышлары һәм киселгән агач төяп чапкан йөк машиналары башкала өчен гадәти күренеш әлегә. Халык тагын давыл булырга тиеш икән, дип сөйли. Рәсмиләр бу хакта, сишәмбе булган мәтбугат очрашуы вакытында исә, бер ни дә әйтмәде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG