Accessibility links

Либия Югары мәхкамәсе 6 чит ил табибын үлем җәзасына хөкем итте


Либиянең Югары мәхкамәсе 5 болгар шәфкать туташын һәм фәләстинле бер табибны үлем җәзасына хөкем иткән. Алар 400дән артык Либия баласына белә торып, СПИД вирусы йоктыруда гәепләнәләр. Элегрәк, СПИДтан үлгән балаларның гаиләләре белән килешенеп, табибларның язмышы уңай хәл ителгән дип белдерелгән иде. Һәм Либиянең югары мәхкамәсе карар чыгарган вакытта бу хәлне исәпкә алыр дип көтелгән булган. Шәфкать туташлары һәм табиб 1999 елдан бирле ирекләреннән мәхрүм ителгән. Табибларның үз сүзләренә караганда, бу җинаять кылуны танырга, аларны җәфалаулар белән мәҗбүр иткәннәр. Европа комиссиясе башлыгы Җозе Мануэл Баррозу, Югары мәхкамәнең карарына үкенеч белдерде һәм моңа бер уңай чишелеш алай да табылыр дигән өметтә калуын әйтте.
XS
SM
MD
LG