Русиянең баш прокуратурасы төрмәдә утыручыларның гаризаларын карау тәртибе нык бозылган, дип белдерә.
Генпрокуратура уздырган тикшерүләр сөземтәсендә, Җәза үтәлешен тикшерү Федерал хезмәт идарәсе, бик еш кына хөкем ителгәннәрнең гаризаларын ихтибарсыз калдыра, я булмаса вакытында тикшерми, диелгән.