Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 11 сугышчы үтерелде


Бүген Әфганстанның көньягындагы Урузган виләятендә талибларга һавадан һөҗүм ясалган, 11 сугышчы үтерелгән. Коалиция көчләре җитәкчелеге бу һөҗүмнәр талибларның әфган-америка патрулен юк итәргә омтылуларына җавап буларак ясалды дип белдерә. Әфганстанның көнчыгышындагы Хост виләятендә бүген фугаска эләгеп патруль машинасы шартлаган. 6 әфган полициясе һаләк булган. Илнең көньягында бер НАТО солдаты үтерелгән, икесе яраланган.
XS
SM
MD
LG