Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетиядә хокук яклаучы һәлак булды


Төньяк Осетиядә хокук яклаучы, бу республикада Мәскәү Хельсинки төркеме координаторы Юрий Сидаков, юл казасында һаләк булган. Мәгьлүмәтләргә караганда пәнҗешәмбе кич белән Сидаков машинасында барганда аны йөрәк өянәге тоткан. Идарә югалткан машинасы каршы юлга чыгып, икенче бер машина белән бәрелешкән. Икенче машинаның да хуҗасы һаләк булган, аның янында утырган икенче кешене хастахәнәгә озатканнар.
XS
SM
MD
LG