Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер автономиясе быел башкарган эшләрен барлады


Автономиянең Башкарма комитеты утырышы Рамис Сафинның узган Сабантуйларга йомгак сүзеннән башланды. Бәйрәмнәрнең уңай һәм тискәре якларына да тукталды ул. Өлкә Сабантуен губернатор Сергей Морозов “канәгатьләнерлек” дип бәяләгән. БТК рәисе Ринат Закиров та тискәре сүз әйтмәгән. Ә болай, җитешсезлекләр юк түгел. Быелгы бәйрәмдә исерткеч эчемлекләр сатмаска булганнар. Үзебезнең сәүдәгәрләр бу карарны үтәделәр, ә менә Буа, Чүпрәле кибетчеләре аракы алып килгәннәр. Янәшә генә урнашкан ипподромда ат чабышлары яхшы узса да, тамашачы бик аз иде. Чөнки ат чабышы милли көрәш белән бер үк вакытта барды. Киләсе елда башкачарак оештырырга килештеләр. Моңа кадәр көрәш бер үк мәйданда, балалар бәйгесеннән башланып, бик озак бара иде. Балаларга аерым мәйдан булдырып, икесен дә берьюлы алып барсаң, көрәш иртәрәк тәмамланыр һәм ипподромга да вакыт калыр. Спорт сөючеләр ике ярышта да тамаша кыла алырлар. Автономия рәисенең урынбасары Рифкать Әхмәдуллов соңгы арадагы эшчәнлеге белән таныштырды. Өлкә үзәгенең Ленин районында моңа кадәр район бүлекчәсе юк иде. Ниһаять, җитәкче урынына лаеклы кеше табылган. Шулай ук 284 татар кешесе яшәгән Базарлы Сызган районында да бүлекчә оештырылган. Хәзер бары тик Кузоват һәм Сурское (Сура) районнарында гына филиаллар оештырасы калды. Дөрес, анда да татар авыллары юк, 2 – 3 йөз чамасы гына милләттәшләребез яши. Аларны да милли тормышка якынайту максаты куела, диде Рифкать әфәнде. Утырышта, кыскартылган вариантта гына булса да, “Чишмә” телевизион тапшыруының кайтуына канәгатьлек белдерелде. Атна аралаш я татар, я чуаш тапшырулары шимбә көнне чыгачак, сишәмбедә көндез кабатланачак. Мәшһүр шагыйребез Хәсән Туфанның “Казанский радионың радиусы бәләкәй” дигән сүзләрен искә төшереп, “2х2 на Волге” каналының дулкыннары 40 – 50 чакрымга гына барып җитүе турында да сүз чыкты. Нишләргә соң? – дигән сорауга җавапны бар яктан да уңган талантлы егетебез Руслан Гайнетдинов тәкъдим итте. Дөресрәге, үз өстенә алды. “Юкәдә икән чикләвек” дигәндәй, мәсьәлә бик гади чишелә икән: әлеге тапшыруларны дискка язарга да, өлкәнең төрле биегрәк җирләрендә урнашкан 8 трансляция манарасы хуҗаларына тапшырырга. Ә бу тапшыруларны җирле расписаниегә кертү буенча өлкә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә. Шулай килештеләр. Тагын бер мәсьәлә “нишләргә?” дигән сорау тудырды. Моңа кадәр автономиядә 3 кеше казна хисабына эш хакы алып эшли иде. 1-июльдән губернатор карары буенча бу чыганак ябылган. Нигезләмәсе – иҗтимагый оешмалар бюджет хисабына яшәмәскә тиеш. “Туган тел” оешмасы активистлары, чынлап та, 19 ел буе казна акчасына бөтенләй өметләнмичә чабып йөрделәр. Монысы аңлашыла. Ә автономия ярымрәсми оешма ич, хакимият канаты астында яши, аның фатихасы буенча гына эшли дә. Дөресрәге, хакимияткә ошамастай гамәлләрдән тыелып. Һәм ул, канун буенча да, иҗтимагый гына иүгел, диючеләр дә булды. Ләкин … иле шундый бит инде. Чиркәүләрне алтын белән төрергә акча табылса да… Нәтиҗәдә, мордва автономиясе үз эшен туктатырга ук ниятли, ди. Чуаш автономиясе әлегә үз малтабарлары хисабына көн күрергә уйлый. Татарга да шул юл гына кала, диделәр. Былтыр гына тәпиләп киткән 91-мәктәп директоры Әлфия Абутдинова исә үз ихтыяҗларына игътибар юнәлтте. Ярыйсы гына пенсия алучы милләтпәрвар халык өчен бушлай да эшли алыр иде. Ә менә 91-мәктәпкә бик тә кирәк музыка белгече, сәнгать коллективы оештырырдай сәләтле Рамис Байбулатовны җәлеп итү өчен спонсорлар хисабыннан эш хакы түләү кулайрак булыр иде. Чөнки яңа гына тәпиләп киткән мәктәп ай саен түләргә 10 мең чамасы акча таба алмый. Ә мөмкин 1200 сум яшь гаилә башлыгын канәгатьләндерә алмый. Чөнки мондый вазифа җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп итә. Әлфия ханым шулай ук быел өстәп бирелгән 3 кабнетны ремонтлау өчен дә ярдәм сорады. Ләкин анык җавап булмады. Ничек хәл ителер тагын… Шулай килеп чыга инде: бюджетта татарның өлеше юк. Аттан артык эшләсә дә… Сүз ахырында башка темага бер хәбәр. Төрле төбәкләр яшьләре оешмаларының теплоходта сәяхәт кылучы вәкилләре Самар-Алабуга юлында Сембердә дә тукталдылар. Алар өлкә үзәге белән экскурсиядә таныштылар. Соңрак Җәмигъ мәчеттә кунак булдылар. Анда Рөстәм хәзрәт Сафинның вәгазен дә тыңладылар. Айрат Ибраһим, Сембер.
XS
SM
MD
LG