Косово премьер-министры Агим Чеку, парламентка өлкәнең бәйсезлеге турында бу елның 28 нояберендә игълан ясарга тәгъдим итте. Бу дата күрше Албаниядә дә бәйсезлек көне буларак билгеләнә. Косово албаннары да, алар Косовода 90 %, бу бәйрәмне үз бәйрәмнәре итеп саный.
Чеку шулай ук, халыкара җәмәгатчелекнең БМО Иминлек Шурасында Косово бәйсезлеген чишәргә тырышу омтылышлары җимерелде, дип белдерде.
БМО Иминлек Шурасында даими әгъзә булган Русия, Сербиягә теләктәшлек белдерә. Ә инде Сербия Косовоның бәйсезлегенә катгый каршылык белдерә