Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүздәктә татар балалары лагере эшли


Башкортстанның Бүздәк районында татар балаларының “Чаткылар”исемле җәйге профильле лагере быел да йөздән артык баланы кабул итте. Әле җәйге ял чорына анда икенче төркем балалар ял итә инде.

Былтыр да “Чаткылар” лагерендә өч төркемдә йөзләрчә бала ял иткән иде. Алар күңелле ял итеп кенә калмыйча, ана телен, милли тарихны өйрәнү буенча файдалы дәресләр алды, төрле бәйгеләр дә үткәрде. Ата-аналарны кунакка чакырып, фестиваль дә оештырды балалар. Анда милләт балалары үзләренең барлык осталыкларын, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте.

Бүздәк районында быел да җәй башыннан ук татар балалары өчен “Чаткылар” профильле ял лагере эшли башлады. “Чаткылар” лагере - татар мәдәнияте-теле профильле лагере дип атала ул. Аны Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бүздәк районы хакимияте берлектә оештырды.

Бүздәк районының Каран авылы янындагы гүзәл табигать кочагында урнашкан “Чаткылар” лагеренә Уфадан, Бүздәк, Чакмагыш, Благовещен районнарыннан берьюлы 50 дән артык татар кызлары һәм малайлары ял итә. Алар сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, татар телен дә төпле үзләштерә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә. Балалар өчен бай мәдәни программа булдырылган биредә. Спорт чаралары, төрле бәйгеләр дә оештырыла “Чаткылар”да.

Шул ук вакытта 20 июльдә Сибай шәһәрендә башкорт балаларының җәйге лагере дә эшли башлады. Аның исеме дә “Башкорт”. Анда үсмерләр сугышырга өйрәнә. Хәрби-патриотик лагерь дип аталган бу лагерьне Башкорт яшьләре берлеге ел да оештыра. Быелгы лагерь 10 көн дәвамында башкорт балаларын Ватанны хәрби юл белән саклау серләренә өйрәтәчәк.

Фәнис Фәтхи, Уфа.
XS
SM
MD
LG