Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Быел җәйге ялга кая бардыгыз, яисә, кая барырга җыенасыз?


- Кара диңгезгә барырга җыенабыз. Август аенда юллама белән түгел. Анда бик күп шәхси кунакханәләр бар. Шунда барып урнашырга уйлап торабыз. Ике кешегә 40 мең сум акча кирәк. Балабызга 2 яшь кенә шуның өчен аны әниебезгә калдырабыз.

-Ял итәргә без “Карабаш”ка барабыз. “Карабаш” ул Казан артындагы ял итү базасы. Анда бик яхшы су саклагыч бар . Бик еракка барырга акча юк.

- Бер кайда да булмадым. Эшлим бит . Ялга авылга кайтам. Башка җиргә барырга акча юк. 10 мең сумга еракка ял итәргә барып булмый бит инде.

- Мин Италиядәге Сицилия утравында ял иттем. Бик ошады, табигате бик матур, кешеләре бик мәрхәмәтле. Пенсионерларны сәяхәт иттерү туры белән бардым. 28 мең сум акча сарыф иттем. 2 атна буена 3тапкыр ашаттылар. Бик яхшы булды.

- Ял юк.

- Җәйге ялга , минем дача бар. Первомайский бистәсендә үземнең участок бар. Яшелчәләр утыртасың, чип-чиста һава, тыныч, машина комачауламый йокларга.

- Ялга бер каяда бармыйбыз. Без авылда яшибез. Хәзер печән вакыты.

- Димәк сез җәй ял итмисез?

- Авыл кешесенә печән вакыты үзе бер ял бит инде ул . Казаннан туганнар кайткач, табигатььтә ял итәбез. Балык тотабыз, шашлыкларга чыгабыз, пешерәбез.

- Бармадым, һәм бер кая барырга да җыенмыйм. Быел бер кая да барасым килми. Акча да юк, икенчедән , өйдә утырасым килә. Урманда гөмбә җыябыз, бакчадан кыяр, помидор җыябыз, шулай ял итәбез.

- Мин 10 ел чамасы инде ял иткәнем юк. Мин пенсионерка, миңа 75 яшь. Акча җиткереп булмый, гел эшлим.

- Обсерваториядәге ял базасына барып ял иттем. Анда йорт алган өчен генә акча түлисең. Су коендык , шашлык пешердек, күңелле итеп вакыт уздырдык.

- Питерга барабыз. Казан белән Питер шәһәре тугандаш шәһәрләр хәзер Питерны күрәсе килә. Казанда Питер урамы бар бит инде.

- Пароходта барабыз Питерга. Аның һавасы, о-о-о-һәм аның төнге якты күкләре, ис китмәле! Һәрвакыт тормыш иптәшем һәм балаларыбыз белән йөрибез.

-Җәй буе эшлим, кайтасым килә авылга. Гомер буе авылга кайтып ял итәм. Үзем шәһәр кызымын . Авылның һавасы саф, тыныч, рәхәт.

- Әлегә вакыт юк ял итәргә, эшлим. Август, сентябрь айларында ял итәрбез, дип уйлыйм.

-Ял итү урыннары туган ягымда җитәрлек. Шул хәтле яхшы урынннары күп. Балык бистәсе районында аның матурлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Аның һавасы, андагы комлык, анда могҗизалы матурлык , бер каяда барасы килми.

Мәликә Басыйр

XS
SM
MD
LG