Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсенең Мактаулы ватандашы Ринат Гәрәев вафат


Гадәттә мондый исемнәр һәм төрле орден-медальләр җаның-тәнең белән партия карарларын үтәүдә тырышлыклар өчен бирелә килде. Әйтик, андыйлар арасында татар балалары да бар: колхозларны эреләтү кампаниясендә татар авылларын бригатларга әйләндереп, Үзәк утар статусына лаек булган урыс авыллары хезмәтчесе итү, яки “икетеллелек” байрагы астында ана телен корытудагы хезмәтләре белән карьера ясаганы өчен… Мәрхүм Ринат Гәрәев – икенчерәк камырдан. Ул Башкортостанда туып үскән. Ульян Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, шушы ук өлкәдә эшкә калдырылган. Менә аның хезмәт юлы: ветеренар-табиб, бүлекчә идарәчесе, колхоз рәисе, авыл хуҗалыгы институтының Тәҗрибә хуҗалыгы директоры, Өлкә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, КПСС райкомы секретаре – башта икенче, соңрак Беренче… Гади карьера инде. Ике орден һәм бер медальгә дә лаек булган. Һәм… аска тәгәрәү. Ул җитәкләгән Карсун районында да татар авыллары күрше урыс авылларының хезмәтчесе булып яшиләр. Уразовка авылы – Сосновкага, Ногай иле Сухой Карсунга хезмәт итәләр. Җепшеклек еллары башында Ногай иле халкы, зоотехник Наил Идиятуллов башлангычы белән җыелып: “Үз көнебезне үзебез күрер вакыт җитте, сухой Карсунны ашатып, үзебезнең бөлгенлектә яшәвебез туйдырды”, дигән карар кыла. Һәм итагатьлерәк формада язылган карар-гозер КПСС райкомында да яклау таба. Әлбәттә, беренче секретарь Гәрәев каршы булган очракта мондый карар турында хыялланып та булмас иде. Нәтиҗәдә, Ногай иле халкы колхозның гомум байлыгына бер тиенлек тә дәгъва белдермичә, аерылуга өлгәшә. Бу гына да түгел: Ринат Гәрәев бу аерылышуның инициаторы булган Наил Идиятулловны үз янына чакырып, Авыл советы да булдыру турында авыл халкы исеменнән гариза язарга тәкъдим итә. Колхоз аерылса да, барлык йомышларыгыз шул ук Сухой Карсунда калган очракта, сезгә бик кыен булыр, үч алырга тырышулары ихтимал, ди. Ә инде аерым авыл Советы булгач, элемтә бүлеге дә, Саклык банкы филиалы да, газ участогы да ачыла. Сухой Карсунга баш иеп барырга нигез калмый. Һәм тагын бик тә мөһим бер нәрсә: бөтенләй юлсыз калган авыл район хисабына юллы да була, авыл урамнары арба гына түгел - машиналар да йөрерлек хәлгә китерелә. Наил Идиятуллов әйтүенчә, мондый уңайлыклар тудырылмаган булса, колхозларның гына аерылуы әллә ни нәтиҗә дә бирмәгән булыр иде, чөнки алар барыбыр бит таркалдылар. Хәзер исә Чухой Карсун авылы череп таркалган хәлдә, ә Ногай иле ярыйсы гына көн күрә әле. Һәм авыл халкы үз вакытында аерылырга юл ачканы өчен КПССның ул вакыттагы беренче секретаре Ринат Гәрәевкә рәхмәтләр укый. Ринат Гәрәевнең вафатын ишеткәч, авылның имамы Наил Идиятуллов намаздан соң аның рухына махсус догалар укылганын да хәбәр итте. Ләкин Ринат Гәрәевкә ул вакытта бу “башбаштаклыгын” гафу итмәгәннәр, күрәсең: КПССның Карсун райкомы беренче секретарен Чардаклы районының “Дружба” колхозы рәисе урынына “тәгәрәтеп” төшерәләр. Шунысы мөһим, аеруча мөһим: монда да Ринат Гәрәев халык хәтерендә калырлык изге гамәлләр кыла. Уразгилде мәктәбен аякка бастырып, балаларны күрше урыс авылы Андреевкага укырга йөрүдән коткара, Мәдәният йортын торгызып, яшьләрнең авылда төпләнеп калуына юл ача, өлкә буенча беренчеләрдән булып, авыл халкын зәңгәр ягулык – газ рәхәтен күрү мөмкинлеге белән тәэмин итә… Фермер хуҗалыкларына юл ачып, авылның икътисади хәлен югары күтәрә. Әйтик, аның фамилиядәше Әнәс Минзаһит улы Гәрәев бүгенге уңышларын Ринат Фаитыйх улы Гәрәев исеме белән генә бәйли, үзен аның шәкерте дип саный. “Онытма, энем, җаның әрни икән – җиргә таян, Җир-Ана үз баласын кире какмый, һәрвакыт туендыра”, дигән сүзләре әле дә колагымда чыңлый”, ди Әнәс Гәрәев. Колхозлар җан тәслим кылгач, Әнәс Гәрәевнең фермер хуҗалыгы авыл халкын эшсезлектән, димәк, бөлгенлектән дә коткарып кала. Авыл халкы Әнәс Гәрәевкә рәхмәт укыса, Әнәс үзе остазы Ринат Гәрәевкә кылган гамәлләре өчен лаеклы әҗерен тели. Һәм ул гына түгел: Башкортостан җирлегендә милли тәрбия мөхитендә җитлеккән чын татар баласын белгән-күргәннәрнең барчасы да… Һәм Ногай иле авылы мисалы – онытылырлык та түгел. Моны күз көеге хәленә төшкән шул ук районның Уразовка авыл хәлләре дә аңлата ала. Күрше Сосновка авылын ризык белән генә түгел, эшче куллар белән дә туендырып килгән Уразовка авылы үзе җан тәслим кылу хәленә төшкән. Колхозлар да юк инде. Ә элекке гаделсезлекләрнең яралары тирәнәя бара. Уразовка яшьләре Сосновкада төпләнеп урыслана баралар. Авылда үз яшьләре юк диярлек. Авыл мулласы Сәет хәзрәт Диаров әйтүенчә, мәчеткә йөрүчеләр арасында иң яше – 57 яшьлек ул – үзе. Ә Ногай иле авылында Наил хәзрәт Идиятуллов мәктәп балаларын мәчеткә җәлеп итүне төп бурычы, дип саный. Ә мондый тырышлыкның төп ысуллары - дәресләр, вәгазьләр һәм аерым ял лагерьлары. Һәм Наил хәзрәт Ногай иле авылында милли рухның сакланып килүендә элекке райком секретаре Ринат Гәрәевнең хезмәте хәлиткеч булганын ассызыклый. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, ди элекке зоотехник, бүгенге дин әһеле Наил Идиятуллов. Айрат Ибраһим, Сембер.
XS
SM
MD
LG