Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Татнефть» өченче миллиард тонна нефть чыгаруны бәйрәм итәргә әзерләнә


Әлмәт шәһәре Татарстанның нефтьчеләр башкаласы булып тора. Биредә иң эре нефть чыгаручы оешма - «Татнефть» акционерлык җәмгыяте урнашкан. Төмән, Самара, чит илгә йөрүче нефтьчеләр дә Әлмәттән юлга чыга. Миллиардлаган тонна нефтьнең шәһәргә һәм республикага купме файда китеруен әйтеп бетергесез. Элеккеге Госплан җитәкчесе Николай Байбаков әйтүенчә, Гитлерга каршы сугышны җиңүне һәм сугыштан соңгы күтәрелешенә СССР Татарстан нефте ярдәмендә иреште. Хәзер дә Татарстан нефтьчеләре Россия үсешенә зур өлеш кертә.

Бу көннәрдә «Татнефть» оешмасының өченче миллиард тонна нефть чыгару тантанасына Әлмәттә бәйрәмгә әзерлек эшлэре кызу бара. Шушы уңайдан республика президенты Минтимер Шәймиев Татарстан нефтьчеләренең патриотик хезмәтен аерып күрсәткән фәрман чыгарды. Хөкүмәт җитәкчесе Рөстәм Минниханов, «Татнефть» оешмасы җитәкчесе Шәфәгать Тәхаутдинов һәм башкалардан торган оештыру комитеты даими рәвештә җыелып, әлеге тантананы үткәрүдәге иң мөһим эшләргә игътибар юнәлтә.

Бәйрәм тантаналарында ел саен 30 миллион тонна нефтьне еллар дәвамында чыгарган эшчеләрне зурлап курсәтәчәкләр.

Әлмәтлеләр бай яши дип санала. Әйе, әлбәттә, нефтьчеләрнең хезмәт хакы югары. Шуңа карап кибеттәге бәяләр дә күтрелә. Әмма хезмәт күрсәтү өлкәсе, бюджетта эшләүчеләр нефть магнатларыннан бермә – бер тыйнаграк яшәргә мәҗбүр. Мисал өчен 2 ел элек транспорт, фатир өчен түләүдәге ташламалар бетерелгәч, шәһәрнең пенсионер һәм бюджетта эшләуче кешеләре урам җыеннарына беренчеләрдән булып чыкты.

Дөрес, нефтьчеләр үзләре пычраткан экологияне чистартуга зур көч куя. Һава, җир асты сулары игътибар үзәгендә. Шулай да әлмәтлеләр краннан килгән су, үзләре суларга мәҗбур булган һава белән кәнагать түгел.

«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте даими рәвештә мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, ял йортларына төрле яклап ярдәм итә. Хастаханәләрне заманча чит ил техникасы белән яңартуда булышлык күрсәтә. Материаль яктан нефть төбәге зур үсеш алса да, шәһәр имунодифицит вирусы белән зарарланган кешеләр, наркотик кулланучылар саны белән тискәре яктан аерылып тора. Статистик мәгълүматларга караганда, республика буенча 100 мең хезмәт күрсәтә ала торган яшьтәге кешегә 31, 1 наркоман туры килэ. Ә менә Әлмәт шәһәрендә хәл күпкә мөшкелрәк. Биредә 100 мең хезмәт күрсәтә ала торган яшьтәгегә 81,9 наркомания белән авыручы кеше туры килә. Имунодифицит вирусы йорткән кешеләр дә шәһәрдә хәйран күп. Агымдагы елда гына да шушы авыруны йоктырган унике хатын - кыз бала тудырган. Менә мондый бәлаләрдән бәйрәм алды вакытында тиз генә котылып булмый.

Татарстан Республикасының министрлар кабинеты һәм «Татнефть» ширкәтенә бәйрәмгә багышланган чаралар планын булдыру һәм аларны башкарып чыгару йөкләнгән. Бәйрәмгә әзерләнүдә оешма һәм организацияләргә актив катнашу тәгъдим ителгән. Республика массакуләм мәгълүмат чаралары да әлеге бәйрәмне киң рәвештә яктыртачак.

Бу көннәрдә нефтьчеләр ярдәме белән бәйрәм алды вакытында шәһәр көннән-көн күркәмрәк йөз ала. Август ае башында нефтьчеләр ярдәме белән алты ел дәвамында төзелгән Изге Ана чиркәве ачылачак. Өченче миллиард тонна нефть табу бәйрәме нефтьчеләргә дә, бюджет оешмаларында эшләүчеләргә дә куанычлы булсын өчен башкарыласы эшләр бик күп әле.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG