Accessibility links

Либия Болгарстанга каты ризасызлык белдерә


Либия Болгарстанның 6 медицина хезмәткәренең азат итүенә катгый ризасызлык белдерде. 5 Болгарстан шәфкать туташы һәм фәлестинле бер табиб, Либиядә гомерлеккә төрмәгә хөкем ителгән иде, һәм шул мөддәтне төрмәдә уздырыр өчен Болгарстан хөкүмәте кулына тапшырылды. Ләкин, алар утырган очкыч Болгарстан җиренә төшеп утыруга, президент үз фәрмәны белән аларның барсын да ярлыкады. Шәфкат туташлары һәм табиб либия төрмәсендә 8 ел утырды. Аларны белә торып Либия балаларына СПИД чире йоктыруда гаепләделәр. Белгечләр, барысына да Либия хастахәнәләренең артык пычрак булуы гаепле дип белдерә.
XS
SM
MD
LG