Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүн үзендәге Гыйрак качакларына ярдәм сорый


Үрдүн үзендәге йөзләрчә мең Гыйрак качагына ярдәм сорап, дөнья җәмәгатчелегенә мөрәҗәгат итте. Аммандагы халыкара конференциядә Үрдүннең тышкы эшләр министры 750 мең Гыйрак качагын тоту патшалыкка 1 миллиард долларга төшә, диде. БМО исәбенә караганда, ай саен Гыйрактан 50 меңгә якын кеше башка җирләргә китә. Аларның күпчелеге Сүрия һәм Үрдүнгә сыену таба. Сугыш башланганнан бирле Гыйрактан ике миллион кеше киткән.
XS
SM
MD
LG