Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкамәсе Русияне хөкем итте


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятләренә каршы бирелгән тагын бер дәгъвәне канәгатләндерде. Чеченнарның Яңа Алды авылыннан Йосып Мусаев һәм тагын 4 кеше, 2000 елның бишенче февралендә хакимиятләр уздырган чистартуларны хәрби җинаять дип гаепләгән иде. Дәгъвә бирүчеләрнең сүзләренә караганда, ОМОН киемнәреннән булган кешеләр авыл кешеләрен үтергән, хатын кызларны көчләгән, өйләрне талаган, яндырган. Ул вакытта барлыгы 56 кеше үтерелгән һәм хәбәрсез югалган. Страсбург мәхкамәсе, Русия хакимиятләре Европа кеше хокуклары конвенциясенең – яшәү хокукы, җәзәларны тыю һәм юристлар яклавына хокук дип аталган 3 матдәсен бозган дигән карар чыгарды Русия хакимиятләре каза күргәннәргә 143 мең евро түләргә тиеш.
XS
SM
MD
LG