Accessibility links

Горбачев Русиянең демократик юлдан барачагына ышана


СССРның беренче президенты Михаил Горбачев, Русия үсешен демократик юл белән алып бара дигән, ышанычын белдерде. Мәскәүдә матбугат очрашуында чыгыш ясаган Горбачев, Русия совет заманнарына кайтмаячак, ә инде кайбер күренешләр, мәсәлән массакүләм мәглүмәт чыганаклары иреген кысу, бу бары тик күчеш заманынын бер чыгымы булып тора дип белдерде. Горбачев, президент Путин сәясәтенә теләктәшлек белдерүен әйтеп, ул күпчелекнең мәнфәгәтен кайгырта дип өстәде.
XS
SM
MD
LG