Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ырынбурда Башкортстан көннәре узды


Узган шимбә Ырынбурда Башкортстан көннәре узды. Чара кысасында Ырынбурдагы милли авыл мәдәнияте үзәгендә башкорт авылы ачылды. Анда китапханә, музей, милли ашлар йорты, милли үзәкләр, гәзит редакцияләре эшләячәк. Барлыгы шундый ун авыл ачылачак. Башкорт авылыннан тыш урыс, украин, татар, кахзах, мордва. чуваш, белорус, әрмән һәм немец авыллары эшләячәк. Сәфәр барышында Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан республикалары арасында ниятләр документы имзаланды. Анда 80 төрле хезмәттәшлек кергән. Башкортстан көннәре зур Гала-концерт белән тәмамланды.

Мөнир Вафин, Уфа
XS
SM
MD
LG