Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талиблар яңа үтерүләр белән яный.


Талиблар тотык итеп алган Көньяк Корея ватандашлары язмышы билгесез Әфганыстанда 21 тотыкны җибәрмичә торган талиблар куйган ультиматумның чираттагы мөддәте узды. Әфган хакимиятләре талибларның экстремистларны төрмәләрдән чыгару таләбен үтәүдән баш тарта. Талиблар вәкиле тотыклардан ике хатын кыз каты авыру дип белдерә. Тотыклыкка төшкәннәрнең туганнары АКШ ка мөрәҗәгать, итеп ярдәм сорады. 19 июльдә тотык итеп алынган 23 кешедән икесе талиблар тарафыннан үтерелгән.
XS
SM
MD
LG