Американың Минесота штатында Миссисипи елгасы аша торган күпер җимерүлүе нәтиҗәсендә кимендә 9 кеше һаләк булган. Корбаннар саны үсәргә дә мөмкин, коткару эшләре дәвам итә.
Бу каза чәршәмбе кич белән халык эштән кайткан вакытта килеп чыккан. Дистәләрчә машина күпер ватыклары белән буталып елгага төшкән. Бу казаның сәбәпләре ачыклана. 40 ел элек төзелгән бу күпердә ремонт эшләре башланган булган.