Президент Александр Лукашенко бу максатлар өчен 460 миллион доллар бүлеп бирүе турында игълан итте. Моннан башка, Лукашенко сүзләренә караганда, Мински Венесуэладан кредит алырга өметләнә.
Чәршәмбе көнне Газпром ширкәте, элекке бурычлары өчен Белоруска газ җибәрүне киметте. Күптән түгел Мәскәүдә узган Белоруска энергия чыганаклары бурычын каплау өчен кредит бирү турыдагы сөйләшүләр уңышсыз булган иде.