Көньяк Азиядә миллионларча кеше котычкыч су басулар нәтиҗәсендә качаклар хәлендә калырга мәҗбүр.
Бер һиндстанда гына да өч төньяк штат су астында, 12 миллион кеше йорт-җирсез калган. Күрше Бангладышта илнең өчтән бер өлеше су астында. Непалда берничә эур елга ярларыннан ташыган. Йөзләрчә кеше һаләк булган.