Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда интихар һөҗүмдә 6 кеше үлгән


Парачинар – Пакстанның бу шәһәрендә булган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 6 кеше һәлак булган, 30-га якыны яраланган. Килгән хәбәргә караганда, интихарчы шартлаткыч тутырылган машинасын күп кеше җыелган бер аутобус стансиясе янында шартлаткан. Парачинар шәһәре Әфганстан чигендә урнашкан.

Шулай ук Әфганстан чигендәге Төньяк Вәзиристан вилаятендә узган төндә Пакстан хәрбиләре белән Талибан сугышчылары арасында атышулар булган. 4 Пакстан хәрбие һәм 10 Талибан сугышчысы һәлак булган диелә.

XS
SM
MD
LG