Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эхуд Ольмерт Мәхмүт Аббас белән очраша


Израиль премьер министры Эхуд Ольмерт, бәйсез фәләстин хөкүмәте тиз арада төзеләчәгенә өметен белдерде. Бу хакта ул, фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас белән Иерехон шәһәрендә очрашканнан соң әйтте. Бу хакта ул сөйләшүләр башланганчы ук әйткән иде.

“Мин бирегә Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас белән израил-фәләстин мөнәсәбәтләренә кагылган мөһим сорауларны тикшерергә килдем. Якын араларда фәләстин хөкүмәтен төзү хакындагы сөйләшүләрне дә башлый алырбыз дип өметләнәм.”, - диде Эхуд Олмерт.

Шул ук вакытта израил рәсмиләре сүзенә караганда, сөйләшүләрдә ике як та катгый сорауларга туктамый, бары бу мәсьәлә хакында килешү генә белдергән. Дәүләт чикләрен билгеләү, качаклар язмышы –кебек бик мөһим сораулар бу очрашуда күтәрелмәгән.

Израиль хөкүмәте башлыгының соңгы җиде елда беренче мәртәбә фәләстин шәһәренә килүе, Хәмәс төркеме Гәззә сызыгын үз кулына алганнан соң, Юрдан елгасының көнбатыш ярында Фәләстин автономиясенең яңа оешкан хөкүмәтенә теләктәшлек белдерү билгесе дип карала.
XS
SM
MD
LG