Татарстанда социаль ипотека программасы кергәнгә 2-3 ел гына булса да, аның нигезендә фатирлы булырга теләүчеләр инде 25 мең кешегә якын. Чират арта тора. Аның саен тәртипләр дә үзгәрә бара – шактый кырыслана. Татарстан Хөкүмәте бу көннәрдә яңа карар чыгарды.
Әгәр бүген Казанда сатыла торган фатирның квадрат метры уртача 30-40 мең сум тирәсе торса, социаль ипотека нигезендә ул 18 меңгә генә төшә. Димәк икеләтә арзан. Җитмәсә аның акчасын 15-20 ел өлешләп түләргә мөмкин. Бу программа аз керемле халыкка исәпләнгән – укытучылар, табибларга. Шулай ук йортлар төзү өчен керем керткән ширкатьләрнең хезмәткәрләре дә социаль ипотека нигезендә фатир бирелә һәм шулай ук бик мохтаҗларга, яъни ятимнәргә, янгында зыян күргәннәргә.
Әгәр республика авыл-районнарына социаль ипотека әле үтеп кенә керә башласа, Казанда инде тораклы булучылар шактый. Аларның күпчелеге бюджет өлкәсендә эшләп фатир алып, аннан башка керемле хезмәт урыннарына күчте. Кайберләре бюджет өлкәсендә эшләүче туганнарын җәлеп итте. Шулай итеп акыллыраклар арзанга гына фатир алып калдылар. Кыскасы, һәркем төрле юлларын тапты. Татарстан җитәкчелегенә әлеге хәлләр билгеле булгач шау-шу купты. Тиз арада гына яңадан-яңа тәртипләр кертелә башлады. Алар Татарстан Хөкүмәте карарында чагылды. Шулай итеп, хәзер фатирны алганнан соң бюджет оешмасында 10 ел эшләргә тиеш буласың. Эштән китә калсаң фатирны икеләтә бәя белән түләү карала. Шулай ук әгәр элек теләсә ничә бүлмәле фатир алырга хокуклы булсаң. Хәзер 1 кешегә – 33, 2 кешегә 42 квадрат метр, ә гаиләдә аннан да күбрәк кеше булса һәрберсенә 18 квадрат метр гына мәйлан биреләчәк.
Билгеле, элек социаль ипотека нигезендә фатир алу өчен беренче кертем зур күләмдә булырга тиеш иде. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Казанда 200 меңнән дә кимрәк акча белән фатир алып булмый диелде. Шуңа аз керемле гаиләләр һәрвакыт фатирдан колак кагып килде. Хәзер исә торак ике юнәлеш буенча биреләчәк икән. Беренчесе– инде озак чиратта торучылар, ә икенчесе күпләп акча кертүчеләр арасында. Бүгенге көндә фатир алырга дип 2-3 ел чиратта торучылар бар. Мәсәлән, Әлмәттән укытучы булып эшләүче Чулпан Шәйдуллина шундыйлардан. Ул гаиләсе – ире һәм бер баласы белән 1 ай элек яңа фатирга күчкән. Аныңча урам җыеннарында да катнашырга туры килгән. Чулпан Шәйдуллина:
2 ел фатир артыннан йөрдем, күп кәгазьләр тутырырга туры килде. Инде фатир бирәбез дигәч тә бирмәгәч урам җыеннарына чыкты. Барысы да уңңай хәл ителде.Якын айларда Казанда социаль ипотека нигезендә фатир тапшыру өчен бәйге башланырга тиеш. Моны чиратка басучылар түземсезлек белән көтә.
Татарстан Дәүләт торак фонды җитәкчесе тапшырылачак йортларның кайда урнашачагын әйтте. Тәлгат Абдуллин:
Авиатөзелеш районы, Глушко һәм АзинодаЯңа тәртип нигезендә, Казанда социаль ипотека нигезендә фатир алучылар акчаны 10 елдан да азрак вакытта түләп бетермәскә тиеш. Шул вакыт өчендә ул тикшерү астында булачак, ягъни бюджет эшеннән китмәгәнме икәне беленәчәк. Билгеле, 10 ел дәвамында төрле хәлләр килеп чыгуы бар. Гаилә бөтенләй түли алмаса фатир алыначак ди Торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин.
Социаль ипотека бер карасаң гомерлек камыт, әлеге камытны кияргә теләүчеләр дә арта бара, чөнки арзанракка фатир алу өчен Татарстанда башка мөмкинлекләр юк.
Ландыш Харрасова