Accessibility links

Сембер каласының нәкъ үзәгендә дә тагын бер мәчет сафка басты


Хәер, монысы мәчет кенә түгел, ә Төбәк диния назарәте мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләймановның эш урыны булып та хезмәт итәчәк. Ә имам вазифалары аның ярдәмчесе Рәсүл Фәтхуллинга йөкләнә. Эш шунда ки, моңа кадәр өлкә үзәгендә Сәүбән хәзрәтне мөфти дип таныган мәхәлләләр юк иде. Һәм әлеге мәчет аның өчен ифрат та кирәк.

Дөрес, бу мәчетнең манарасы да юк, өстендә 3 ярымай гына куелган. Сәбәбе – урын кысанлыктан да. Бу бина - Инкыйлабка кадәр сәүдәгәр Бәхтиевнең мәдрәсә карамагына бүләк иткән шәхси йорты. Рәсми адресы Федерация урамы, 37-йорт. Комплекска кергән 35-йортта бүген Ислам культурасы үзәгенең Ульян филиалы эшли. Мәдрәсә шәкертләренең торагы, ашханә, атлар, арба-чаналар тоту урыннары - Өлкә парламенты депутаты бизнесмен Алсу Балакишиева милке санала. Архитектура һәйкәле дип танылган 33-йорт хосусилаштырылган һәм бүген ул әллә нинди реагентлар склады сыйфатында акрынлап җимерелү хәленә куелган. Махсус рәвештә, дип фаразлыйлар. Чөнки шәһәр үзәгендә җир кыйммәт, ә бу иске бина, архитектура һәйкәле булса да, Фридман әфәндегә кирәкми, имеш.

Хәер, аның турында аерым сөйләшү таләп ителә. Ә бүген – тантана. 11 ел элек ул вакыттагы мөфти Әюп Дебердеев карамыгына тапшырылган булса да, моңа кадәр чүплек булып хезмәт иткән бина сафка басты. Бәйрәмгә, 50 минутка соңга калып, губернатор Сергей Морозов та килде. Хәер, аны көткән вакыт бушка узмады: трибунадан аятьләр укыдылар, вәгазь тоттылар. Сургуттан, Пенза өлкәсеннән, Чуашстаннан, Татарстаннан килгән кунаклар белән таныштырдылар.

Өлкә башлыгын яшел тасма алдында “Туган тел” активисты Розалия Матросова ипи-тоз түгел – роза чәчәгедәй ясалган кош теле белән каршылады.

Тантана, әлбәттә инде, Корьән аятеннән башланды. Һәм беренче сүз өлкә башлыгына бирелде.

Бәйрәмгә килгән һәр төбәк вәкилләре дә сүз тоттылар. Татарстан мөфтие урынбасары Сөләйман хәзрәт Закиров Госман хәзрәтнең тәбриген ана телендә бәян итте:

Ә рәхмәт сүзләрен урысча җиткерде. Аның чыгышыннан зур алкышлар тудырган бер өзекне тәрҗемәдә тәкъдим итәбез. “Татарстан төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында татулык үрнәге булып та хезмәт итә.”

Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин да татарча сүз тотты.

Ахырда ул да урысчага күчте. Аннан тагын бер өзек алкышларга сәбәп булды.

Чыгышлардан соң бу бинаны аякка бастыруда ярдәм иткән малтабарларга губернатор исеменнән әзерләнгән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов – баш мөфти Тәлгать Таҗетдин исеменнән. Ульян мөфтие Сәүбән Сөләйманов та үз исеменнән байтак шундый ук бүләкләр өләште.

Тантанадан соң бинаның эчке халәте белән таныштылар. Анда сүз янә архитектура һәйкәле булып танылган тарихи мәчетне кайтару турында сүз чыкты. Сергей Морозовның “Бу мәсьәләдә кыенлыклар да бар”, дигән сүзенә җавап сыйфатында: “Иң зур кыенлык – халык милкен, халык горурлыгын үзләштерүгә юл куйганнарны җавапка тарту, аннан соң бина үзеннән үзе кайтыр ул”, дигән сүзләр көлке дә тудырды.

Чынлап та, бу тема ябылмаска тиеш, диделәр. Димәк, без дә аңа кайтырбыз, дигән өметтә калыйк.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG