Русия призеденты Владимир Путин Сахалин өлкәсе губернаторы Иван Малахаовны вазифаларыннан азат иткән. Бу хәл Сахалин өлкәсендәге көчле җир тетрәүдән соң берничә көн үткәч булды. Гәдәттән тыш хәлләр министры Серегй Шойгу җирле хәкимиятне зыян күргәннәргә вакытлы ярдәм күрсәтмәүдә каты тәнкыйтькә тоткан иде.
Русия президнтының Ерак Көнчыгыштагы вәкиле Камил Исхаков, әгәр алдан чаралар күрелгән булса, җир тетрәү нәтиҗәләре дә азрак булыр иде, дип белдерде.
Владимир Путин Сахалин өлкә думасына,Оха шәһәренең хәзерге мэры Александр Хорошавинны губернатор итеп тәгәенләргә тәгъдим итте.
Владимир Путин Сахалин өлкә думасына,Оха шәһәренең хәзерге мэры Александр Хорошавинны губернатор итеп тәгәенләргә тәгъдим итте.