Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уңыш җыю фаҗигасе


Районнарда урак өстенең иң кызган чагы. Инде уңыш җыюда беренче фаҗига дә булды. Бәләбәй районында бер кеше комбайн астында калып мәрхүм булган. Ул районның Өсән-Иван хуҗалыгына баручы ике комбайнның берсенә утырган булган. Комбайнның ягулыгы беткәч икенче комбайннан агызып салганда ярдәм итмәкче була. Комбайннарны бер-берсенә якын китергәндә ул комбайн артында тәгәрмәч астында калып җан бирә. Комбайн йөртүчеләр исерек була. Мәрхүмгә 36 яшь.

XS
SM
MD
LG