Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәмәшектә Гыйрак иминлеге тикшерелә


Дәмәшектә АКШ, Иран, Сърия, Юрдун, Төркия һәм Британия вәкилләре Гыйракта иминлеге турында киңәшәләр. Ройтер агентлыгы хәбәрләренә караганда, ихтибар үзәгендә Гыйрак - Сүрия чикләрен саклау мәсьәләсе булачак. АКШ дәүләт департаменты вәкиле Том Кейси болай диде:

“Сүрия белән без тикшерәчәк беренче һәм мөһим тема-Сүрия хәкимиятләре Багдадка җибәрелә торган чит ил сугышчыларын үз иле аша үткәрүне дәвам итүе. Сүрия хәкимияте Гыйракның иминлеген, якын күршелек мөнәсәбәтләрен кайгыртуны сүздә генә түгел, эштә дә күрсәтергә тиеш” , диде Кейси.

АКШ Сүрия белән Иранны Гыйракның эчке эшләренә тыкшынуда һәм баш күтәрүчеләргә теләктәшлек белдерүдә гәепли.

Дәмәшек белән Тәһран бу гәепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG