Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биектау районы Инеш бистәсендә яшәүче качаклар тормышы җайланырмы?


Билгеле булганча, 90 нчы еллар башында махсус программа нигезендә качаклар өчен Биектау районының Инеш бистәсендә йортлар, җирләр биреләчәк дип әйтелде. Әмма ата-бабалары җирләренә күчеп кайткан милләттәшләребез төрле сәбәпләр аркасында даими нинди дә булса аяк чалуларга очрап торды. Әйтик, 1993 елда Үзбәкстаннан Татарстанга күченеп кайткан Мансура Зияева гаиләсе белән нәкъ менә шушы качаклар авылында урнашырга тели. Әмма бу җиңел генә булмый. Бары тик 95 елда гына Мансура ханымның малае акча эшләгәч кенә, Зияевлар Инештә җир сатып ала. Аннары исә алар үзләре сатып алган йортта теркәлә алмыйлар. Чөнки яшәү өчен таләпләр туры килми дип каршы чыгалар. Әйтергә кирәк, күп кенә күчеп кайтучылар өйләрен төзеп бетерә алмый, Казанга китеп фатирда түләп тора. Әмма шул ук вакытта Инеш бистәсендәге качакларга дип билгеләнгән җирләр моңа катышы булмаганнарна сатылды.

Күп еллар дәвамында Инеш бистәсе азап чиксә дә, ул тырышып-тырмашып үсә. Әмма Мансура Зияева әйтүенчә, гадәттәгечә проблемалар да юк түгел. “Күпләр инде тынычланып киләләлр. Кыенлыклар булуга карамастан, өйләр салып, бакчалар утыртып, балалар үстереп яшибез. Билгеле безнең зур урыннардагы түрәләр белән кискен сөйләшүләр дә булып тора. Бүгенге көндә дә әле мәчет салу турында кайгыртып йөрибез. 38-40 лап кеше без мәчет дип йөрибез инде, чөнки бу яңа авыл. Киләчәгебезне уйларга кирәк. Хәзер кибет, медпунктэшләп килә. Озак вакыт аларның да каршылыклары булды. Халык татарлашып килә дип әйтсәм дә була. Яшьләр дә татарча сөйләшергә тырыша. Авылның киләчәге булыр дип ышанам. Чөнки анда килгән кешеләр урнаша алырлык булсын. Алар кайда гына яшәсәләр дә, туган илгә кайттык дип кайтканнар. Азмы-күпме ярдәм, үз илебездә җиңелрәк булыр дип ышанып кайтканнар. Без менә шундый өметтә калабыз.

2001-2002 елларга кадәр бездә фәкать качаклар гына торды. Ләкин аларга бик кыен булды. Кайсы китеп калды, төзи алмады. 2002 елдан соң Татарстанда яшәүче акчалырак кешеләр килеп, җир алды, урнаша башалдылар. Аларның да күбесе татар. Инде без ышанабыз алар белән уртак тел табып, алар ярдәме белән дә авылыбыз зураер.

Иң зур каршылык безнең су мәсьәләсе. 3-4 ай сусыз торган вакытлар да булды. Хәзер инде менә минем өйдә 4 нче көн су юк. Аллага шөкер әле яңгырлар булып тора, алайса бернәрсә дә үстерә алмас идек. ” Менә шулай ата-бабалары җиренә кайтырга теләүчеләр саны көннән-көн арта тора. Казанга даими яшәргә кайтырга теләүчеләр тормышында очраган хокукый һәм социаль – матди киртәләрне үтү дә кыен аларга. Күченеп кайту белән кемдер танышларында, туганнарында, фатирга акча түләп торырга мәҗбүр. Качакларның Инеш бистәсе проблемалары гыйбрәтле һәм мөһим. Шул сәбәпле “Азатлык” радиосының иҗат төркеме шунда барып авылның бүгенге хәле белән якыннанрак танышачак. Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG